+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 Май , 13:10

Радий Хәбиров «Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салды

1 майда, Яз һәм хезмәт бәйрәмендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласына чәчәкләр салды.

Радий Хәбиров «Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салды
Радий Хәбиров «Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салды


Тантаналы чарада Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, муниципалитет, министрлыклар һәм ведомстволар, Уфа предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Стелага килгәндә төбәк җитәкчесе республиканың профсоюз активы белән аралашты, аларны бәйрәм белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, стела башкаланың Киров районында 2022 елның ноябрендә ачылды. Монумент Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда илебезне тергезү чорында Башкортстан халкының хезмәт батырлыгы истәлегенә багышланды.

Уфага "хезмәт батырлыгы шәһәре" статусы Русия Президенты Владимир Путин указы белән бирелде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: