+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 Май 2024, 10:50

"Башкортстан тәҗрибәсен илдә кулланырга кирәк"

Русия Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советының Фән һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре буенча координация советы рәисе Никита Марченков Башкортстанда яшь галимнәргә ярдәм итү һәм федераль инструментлар белән беррәттән республика тәкъдим иткән перспективалы проектларны финанслау программаларын югары бәяләде. Бу хакта физика-математика фәннәре кандидаты, «Курчатов институты» фәнни-тикшеренү үзәгенең синхротрон-нейтрон тикшеренүләр комплексы җитәкчесе Уфага рәсми сәфәре вакытында белдерде.

"Башкортстан тәҗрибәсен илдә кулланырга кирәк""Башкортстан тәҗрибәсен илдә кулланырга кирәк"
"Башкортстан тәҗрибәсен илдә кулланырга кирәк"

- Мин җитәкләгән Яшьләр эшләре буенча координация советы өчен Русия буенча фәннең ничек һәм кайда төзелгәнен белү бик мөһим. Монда инде тулы булмаган көн эчендә үзем өчен күп нәрсә алуга ирештем, хезмәттәшләрем белән фикер алышачакмын, чөнки яшь тикшеренүчеләргә ярдәм итүнең төбәк инструментларын тиражларга кирәк. Без дә бу тема белән актив шөгыльләнәбез. Башкортстанда бик күп яхшы мисаллар бар, минемчә, аларны башка төбәкләрдә дә кулланырга кирәк, – дип ассызыклады ул.

Никита Марченковның Башкортстан башкаласына сәфәренең максаты төбәкнең фәнни-белем бирү потенциалы һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия НОЦы эшчәнлеге белән танышу. Маршрутның беренче ноктасы Евразия НОЦының югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы була. Корсовет рәисе кампус лабораторияләре белән генә түгел, ә НОЦ галимнәре белән дә таныша алды.

- Бүген Башкортстандагы кебек дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар булдыру бик мөһим. Бер бүлмәдә төрле функцияле лабораторияләр булуы бик яхшы, чөнки фән нәкъ менә төрле тикшеренү дисциплиналары белән берлектә алып барыла, ә монда энергетика, медицина һәм пилотсыз очу аппаратлары, IT-класс бар. Төрле өлкәләрдәге галимнәрнең бергә яшәве, бергә эшләве бик мөһим. Минемчә, бу мәгънәдә әлеге проектта мондый кампусларның максаты тулы күләмдә тормышка ашырыла, – дип билгеләп үтте Никита Марченков.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас