+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 Май , 20:25

“Транспорт сәгате”ндә көнүзәк мәсьәлә тикшерелде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән "Транспорт сәгате”ндә Салават районында “Мурсалимкино" карьеры белән булган хәл турында фикер алыштылар.  

“Транспорт сәгате”ндә көнүзәк мәсьәлә тикшерелде
“Транспорт сәгате”ндә көнүзәк мәсьәлә тикшерелде

Исегезгә төшерәбез, «Мурсалимкино» карьеры темасын 26 апрельдә узган атналык оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе күтәрде. Ул, аерым алганда, анда вакташны башка төбәктән арендатор-предприятие чыгара, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта чималны чыгару процессында ул муниципалитет юлларына җитди зыян китерә, бу урындагы халыкның гадел ризасызлыгын тудыра. Республика Башлыгы хәлне ачыкларга кушты.

“Транспорт сәгате”ндә “Ространснадзор”ның Идел буе федераль округы буенча төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Тимур Мөхәммәтҗанов карьерда вакташ чыгаруны Ростов өлкәсеннән «Шахтинский карьер» җәмгыяте алып баруын хәбәр итте. Көн саен инерт материалны 160 зур йөк ташучы кулланып, сигез ташучы чыгара.

– Алдан исәпләүләр буенча, чыгарылган вакташ күләме тәүлегенә 8 мең тонна тәшкил итә. Транспорт чаралары артык йөкләнеш билгеләре белән йөри, шул ук вакытта аларның берсенең дә махсус рөхсәте юк, – диде Тимур Мөхәммәтҗанов. - Салават районы юлларына зур йөкләр китергән зыян 1 миллиард сумнан артык.

Тимур Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, 29 апрельдән “Ространснадзор” Салават районында даими авырлык контроле посты оештырды, ул 13 майдан тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Махсус рөхсәт булмаганда, артык йөкләнеш ачыкланган очракта, һәр йөк машинасына 400 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Карьер арендаторы һәм ташучылар тарафыннан хокук бозуларны нәтиҗәлерәк туктату өчен “Ространснадзор” инспекторлары эшенә ЮХХДИнең төбәк идарәсе дә кушылачак.

Төбәк юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ришат Рәфыйков хәбәр иткәнчә, «Башкиравтодор» һәм муниципалитет катнашлыгында уртак тикшерү нәтиҗәсендә Салават районында 14,3 километр юлның иң җимерелгән участоклары ачыкланган. Республиканың Транспорт министрлыгы белән килешү буенча, "Шахтинский карьер” җәмгыяте «Башкиравтодор»га иң катлаулы участокларны тәртипкә китерү өчен 1000 тонна вакташ бүлеп биргән. Ләкин, юлларны тулысынча торгызу өчен бу җитми. Алга таба арендатор-предприятие ел саен ремонт-тергезелеш юл эшләренә акча бүлеп бирү буенча килешү төзергә планлаштыра.

Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов "Шахтинский карьер” җәмгыятенең күрсәтмәләрне даими бозуы турында сөйләде. Мәсәлән, 10 майга кадәр муниципалитет юлларында һава шартлары аркасында зур йөк машиналары хәрәкәте тыелса да, компания вакташ ташуны дәвам итә. Бу төбәк әһәмиятендәге юлларның тагын да җимерелүенә китерә.

Башкортстан Башлыгы киләсе атнада Салават районында "Росприроднадзор” һәм прокуратура катнашлыгында җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссиянең күчмә утырышын уздырырга, шулай ук карьер арендаторы ягыннан зыянны компенсацияләү механизмын эшләргә кушты. Республиканың юл хуҗалыгы идарәсе төбәк юлларына китерелгән зыянны бәяләргә һәм тиешле дәгъва гаризасы белән чыгарга тиеш.

- Безне авыр юл көтә. Ләкин без җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны беренче тапкыр гына аңга китермибез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

"Транспорт сәгает”ндә шулай ук су транспортында пассажирлар йөртүне киңәйтү, причал инфраструктурасын модернизацияләү перспективалары турында фикер алыштылар. Бу юнәлешне алга таба үстерү өчен Агыйделдә судно йөрүнең гарантияле тирәнлекләрен тәэмин итәргә һәм елга төбен тирәнәйтү эшләрен башкарырга кирәк.
Радий Хәбиров киләсе «Транспорт сәгате»н елга транспортын үстерү мәсьәләләренә багышларга кушты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: