+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 Май , 23:10

Уфаның 450 еллыгына мәдәни мирас объектлары ремонтланачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы «Төзелеш сәгате»н үткәрде, анда республика башкаласының 450 еллыгына Уфаның тарихи үзәгендә мәдәни мирас объектлары фасадларын ремонтлау турында фикер алыштылар.  

Уфаның 450 еллыгына мәдәни мирас объектлары ремонтланачак
Уфаның 450 еллыгына мәдәни мирас объектлары ремонтланачак

Төбәкнең җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Гыйззәтуллин 2024 елның август ахырына кадәр республика милкендәге сигез объектның фасадларын ремонтлаячакларын хәбәр итте. Бу - Ленин урамындагы 2нче балалар поликлиникасы, Коммунистик урамындагы Башкортстан физик культура институты, Ленин урамындагы казна милке төбәк идарәсе, Карл Маркс урамындагы Археология һәм этнография музее, Уфаның Ленин районындагы Октябрь революциясе урамындагы 1нче янгын сүндерү бүлеге, Октябрь революциясе урамындагы БДПУ корпусларының берсе, Урыс география җәмгыятенең Октябрь революциясе урамындагы төбәк бүлекчәсе һәм Ленин урамындагы 22нче йорт, ул Октябрь революциясе урамы киселешендә урнашкан.

Шулай ук 2024 елның май ахырына кадәр Карл Маркс урамындагы 3нче йортта республика Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы бинасының фасадын ремонтлау буенча экспертиза әзер булачак.

Башкортстан мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Наталья Лапшина Октябрь революциясе урамы, 10 адресы буенча Милли китапханә корпусы бинасының фасадын ремонтлау буенча Дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсе алынганын сөйләде.
Бу ике объектта эшләр башкару өстәмә финанслау таләп итәчәк.
Наталья Лапшина шулай ук 2024 елның августында «Башкортостан» дәүләт концерт залы фасадында традицион баннерларны алыштырачак заманча экран урнаштырылачагын хәбәр итте.

Тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/177239.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: