+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 Май , 17:05

Бу айда иң көчле магнит давылы башланды

Ул ял көннәрендә дә дәвам итәчәк әле.

Бу айда иң көчле магнит давылы башланды
Бу айда иң көчле магнит давылы башланды
Мәскәүдәге Кояш астрономиясе лабораториясе экспертлары, 2 майдан 3 майга каршы төндә Җирне көчле магнит давыл каплап алды, дип хәбәр итә. Бу Кояштагы көчле ялкынлану булуы белән бәйле.

Әлеге вакытта магнит давылы дәвам итә һәм ул Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтән соң гына бераз басыла башлар дип көтелә. Бүген магнит дулкыннарының көче 7 баллга җитәчәк, бу G3 дәрәҗәсенә туры килә.

Ял көннәрендә дә көчле геомагнитлы дулкыннар дәвам итәчәк, метеошартларга бәйле кешеләр өчен аеруча авыр көннәр булачак. Бу күренеш Кояштагы көчле ялкынлануы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Галимнәр әйтүенчә, Кояш активлыгы көтелгәннән бер атна иртәрәк башланган. Галимнәр хәбәр итүенчә, агымдагы елда Кояш яңа активлыкка керәчәк, бу магнит давылларының артуына китерергә мөмкин.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, магнит давыллары вакытында нерв системасына начар йогынты ясый торган электромагнит дулкыннары саны арта. Күп кенә метеобәйле кешеләр баш авыртуы, арыганлык, хәлсезлек һәм йокысызлык кичерә.

Моннан тыш, магнит давыллары йөрәк-кан тамырлары торышының начарлануына, кан басымының күтәрелүенә һәм иммун системасының какшавына сәбәпче булырга мөмкин, бу аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла.
Магнит давылларының сәламәтлеккә начар йогынтысын киметү өчен иммунитетны ныгытырга, вакытында йокларга һәм витаминнарга һәм минералларга бай ризык ашарга киңәш ителә.

Табиблар бүлмәне җилләтеп торырга һәм саф һавада күбрәк йөрергә киңәш итә. Кояш нурларыннан алынган D витамины магнит давыллары вакытында сәламәтлекне саклау өчен мөһим фактор булып тора. Туклануга да аерым игътибар бирергә кирәк. Омега-3 май кислоталарына, C һәм E витаминнарына бай ризыкларны рационга кертү организмның ялкынсыну реакцияләрен киметергә ярдәм итәчәк.
 
Бу магнит давылы ел башында булганнардан аерылып тора. Хәзерге индекс җиде балл тирәсе. Бу елның иң көчле давылы һәм аның көче 7 баллга җитте. Шуңа күрә сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга һәм табибларның киңәшләренә колак салырга кирәк.

Мондый көннәрдә авыр эш эшләмәскә тырышыгыз.
Әгәр дә үзегезне начар хис итсәгез, руль артына утырмагыз.
Компьютер, телефон яисә телевизор артында күп вакыт үткәрмәгез.
Үзегезне саклагыз, көчле стресска дучар итмәгез.
Аеруча кан басымын нормальләштерүче даруларны эчәргә онытмагыз.

 
 
Фото: чемпионпарк.рф

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: