+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 Май , 14:05

“Хәтер бакчасы” хәтер саклап үсәр!

Башкортстанда Бөек Ватан сугышы вакытында утыртылган бакчаны тергезделәр.

“Хәтер бакчасы” хәтер саклап үсәр!
“Хәтер бакчасы” хәтер саклап үсәр!
Кушнаренко районының Түбән Сәет авылында “Хәтер бакчасы” утыртылды. Әлеге чара "Яшел Башкортстан" экологик акциясе кысаларында Башкортстан буенча “Росреестр” идарәсе һәм район хакимияте хезмәткәрләре катнашлыгында узды.

— Бүген без мөһим эш башкардык — күп еллар элек Бөек Ватан сугышы елларында салынган “Хәтер бакчасын” тергездек. Агачлар һәм куаклар утыртып, без республика һәм илебез экологиясенә өлеш кертәбез һәм тарихи хәтерне саклыйбыз, - дип билгеләп үтте Башкортстан буенча “Росреестр” идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

1941 елда Вәлиәхмәт бабай укучылары белән бергә биредә алма бакчасы утырткан була. Кызганычка каршы, 2010 елгы корылык аркасында алма агачлары корып бетә. Хәзер, Бөек Җиңү көне алдыннан, бу территориядә яңа бакчага нигез салынган, анда карагай, каен, алмаагач, шомырт, чыршы, ак чыршылар үсәчәк. Әлеге урынны төзекләндерү проекты Башкорт дәүләт аграр университетының урманчылык һәм ландшафт дизайны кафедрасы студентлары катнашлыгында эшләнде.

— Акциядә катнашучыларның барысына да — “Росреестр”, хакимият хезмәткәрләренә, район халкына рәхмәт белдерәм. Бергәләп без гомум экологиягә өлеш керттек һәм сугыш геройлары турында хәтерне яңарттык. Төзекләндерелгән «Хәтер бакчасы» районның истәлекле урыннарының берсе булыр дип ышанам, — диде Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов.

«Яшел Башкортстан» акциясе бөтен республиканы колачлый. Аның максаты — үсеп килүче буында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Чаралар төбәкнең дәүләт органнары, предприятиеләре һәм уку йортлары катнашлыгында узды.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: