+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 Май , 09:55

Изге бәйрәм белән, ватандашлар!

Радий Хәбиров Башкортстанда яшәүче православие христианнарын Изге Пасха бәйрәме белән котлады. Анда болай диелә:

Изге бәйрәм белән, ватандашлар!
Изге бәйрәм белән, ватандашлар!
“Хөрмәтле православие христианнары!
Сезне чын күңелдән Изге Пасха бәйрәме белән котлыйм!
Изге Пасха бәйрәме барлык христианнар өчен тормышның җиңүче көченең бөек тантанасы, яңарыш һәм шатлык хисләре тудыра, җанны — иман, уйларны — яхшылык, ә йөрәкләрне мәхәббәт белән тутыра.

Бүген православие динендәгеләр белән бергә аны, дини карашларына карамастан, Башкортстанның барлык халкы уртаклаша. Безнең авыр вакытларда иман күпмилләтле халкыбызның рухи көче, аның бердәмлеге һәм теләсә нинди сынауларны җиңәргә тәвәккәллеге чыганагы булып тора.

Православие руханилары, башка традицион дин вәкилләре белән бергә, күп гасырлар элек булган кебек үк, үз үгет-нәсыйхәтләре белән тормышның катлаулы сорауларына җавап табарга ярдәм итә, бай рухи мирас белән таныштыра, яхшылыкка өнди.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, яңа Русия төбәкләрендә яшәүчеләргә, шулай ук табигать казаларыннан зыян күргән ватандашларга игелекле эшләр белән ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәм. Бергәләп без тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуны, республика һәм бөтен Ватаныбыз файдасына хезмәт итүне дәвам итәчәкбез.

Пасха бәйрәме туганнарның һәм якыннарның йөрәкләрен җылытсын, һәр йортка шатлык һәм иминлек китерсен!
Бәйрәм белән сезне! Бәхетле һәм сәламәт булыгыз!”

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: