+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 Май , 12:05

Яшьләр осталык үрнәге күрсәтте!

Уфада "Изге Пасха" конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр.

Яшьләр осталык үрнәге күрсәтте!
Яшьләр осталык үрнәге күрсәтте!
Уфа сәүдә-икътисад колледжы мәйданчыгында профильле уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары арасында халык традицияләрен саклауга, кондитер һәм пекарь һөнәрен популярлаштыруга юнәлтелгән «Изге Пасха» икенче республика кулинар конкурсы узды.

— Мондый ярышлар катнашучыларга үзләренең осталыгын күрсәтергә, бер-берсеннән тәҗрибә алырга, үсәргә һәм камилләшергә мөмкинлек бирә. Әлеге конкурс, беренче чиратта, аш-су остасы, кондитер һөнәрен популярлаштыруга, шулай ук яшь аш-су осталарының потенциалын ачуга юнәлтелгән, - дип билгеләп үтте сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

Конкурс ике номинация: «Пасха куличы» һәм «Пасха йомыркаларын бизәү» буенча узды. Кунаклар Пасха бәйрәме традицияләре турында сөйләде. Конкурсантлар үзләренең кулинар шедеврларын тәкъдим итте, кулич әзерләү рецептлары белән уртаклашты.

Башкортстан Республикасы Кулинарлар, рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе рәисе сүзләренчә, барлык эшләр югары һөнәри дәрәҗәдә башкарылган.

- Укучылар иҗади сәләтен күрсәтте һәм шул ук вакытта традицияләргә тугры калды. Барлык куличлар да уникаль, тематик яктан бизәлгән һәм һәр катнашучының шәхси стилен чагылдыра, — дип билгеләп үтте Наталья Чибрикина.

Кулинар конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
Гран-при Гөлназ Исмәгыйлева (Уфа тармак технологияләре колледжы).
1 урын — Алия Сираҗетдинова һәм Роман Лукьянов (Уфа тармак технологияләре колледжы);
Айгизә Дәүләтова, Алена Петрова, Влад Арефьева (Башкорт дәүләт аграр университеты).

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: