+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 Май , 12:10

Җылы көннәрне озак көтәргәме?

Синоптик Роман Вильфанд илнең күпчелек төбәкләрендә кинәт суытуның сәбәбен аңлатты.

Җылы көннәрне озак көтәргәме?
Җылы көннәрне озак көтәргәме?
Русиянең күп кенә төбәкләрендә җылы көннәрдән соң кинәт суыклар башланды. Моның сәбәбе — ил территориясенә якынлашып килүче арктик һава массалары. Мондый белдерүне “Гидрометүзәк”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд ясады.

Роман Вильфанд билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Русиянең күп кенә төбәкләрендә узган ай башына хас булган һава торышы урнашкан. Илнең кайбер субъектларында температура нормадан 4-8 градуска түбәнрәк теркәлгән. Моңа Русиягә таба хәрәкәт итүче арктик һава массалары сәбәбче.

"Апрельдә кар булмау - бик сирәк күренеш, һичшиксез, тагын кар явачак. Һәм төнлә температура төшәчәк, көчле салкыннар көтелми, әмма кыраулар булачак әле», — дигән иде белгеч, апрельгә хас булмаган эссе көннәр башлангач.

Якын арада кар явуын гына түгел, төнлә каты кыраулар да көтәргә кирәк. Сүз Әстерхан һәм Волгоград өлкәләре, Мәскәү, Ставрополье һәм кайбер башка төбәкләр, шулай ук, Башкортстан турында бара. Русия үзәгендә һава температурасы көндез 5-10 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта 8 майдан төбәкләрдә явым-төшем башланачак. Белгеч фаразлавынча, карлы-яңгыр да булачак, әмма күбрәк яңгыр явачак. Шуннан соң көчле явым-төшем көтәргә кирәкми.

Шунысы сөенечле: һава торышы 15 майдан соң, ниһаять, җылытырга тиеш.

 
 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: