+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 Май , 07:45

Ихаталар ямьләнәчә

Республикада «Башкортстан ихаталары» программасы буенча 112 йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре башланган.

Ихаталар ямьләнәчә
Ихаталар ямьләнәчә

Бу планлаштырылган күләмнең 78 проценты, дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Юрий Палтусов. Калган ихаталарда эшләр 15 майдан да соңга калмыйча башланачак. 254 мең квадрат метрдан артык юлны асфальтлау, 3,6 мең парковка урыны булдыру, 120 балалар һәм спорт мәйданчыгы, 700дән артык видеокүзәтү камерасы урнаштыру планлаштырыла.

Быел программа кысаларында 33 муниципалитетта барлыгы 143 йорт төзекләндереләчәк. Эшләрнең бәясе 1 млрд 84 млн сум тәшкил итәчәк.

"Без башта программаны халык процесска мөмкин кадәр күбрәк җәлеп ителсен, нәтиҗәдә кызыксынсын өчен уйлап таптык. Алар проектта финанс яктан катнаша, ә проект аларның фикерен исәпкә алып эшләнә. Бу дөрес – йортта яшәүчеләр үзләре генә ишегалдының нинди булырга тиешлеген белә. Нәтиҗәдә, бөтен республика буенча типик булмаган, уникаль территорияләр барлыкка килә", - дип билгеләп үтте үзенең Телеграм-каналында Радий Хәбиров.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: