Вил Тимербулатов сөйләгәнчә, Владимир Путинның бүгенге чыгышында ул бик мөһим мәсьәләгә игътибар иткән. Аерым алганда, Владимир Путин русиялеләрне, сайланган Президент буларак, сайлау алды кампаниясе барышында вәгъдә ителгән бөтен нәрсәне эшләячәк, дип ышандырды. Безнең ил үссен һәм Русиянең һәр гражданы яхшырак яшәсен өчен хезмәт итәчәк һәм барысын да эшләячәк.
"Сез беләсез, халыкның 87 проценты үз лидеры өчен тавыш бирде. Мондый хәл беркайчан да булмады, һәм Президент Владимир Путин бу ышанычны бәяли. Минемчә, хәзер без алга таба ышанычлырак хәрәкәт итәчәкбез. Кыенлыкларга карамастан, үз суверенитетыбызны, үз ирегебезне яклыйбыз. Дәүләт башлыгы әйткәнчә, бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен Русия язмышын без үзебез билгеләячәкбез һәм бары тик үзебез генә. Менә болар - минем уйлавымча, бүген безнең Президент авызыннан яңгыраган иң мөһиме сүзләр", - диде Вил Тимербулатов, мартта узган дәүләт башлыгы сайлауларында Владимир Путинның ышанычлы вәкиле буларак.
Фото: bashinform.ru