+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 Май , 19:19

Ярмәкәй районында куркыныч янгын...

Аллаһ сакласын!

Ярмәкәй районында куркыныч янгын...
Ярмәкәй районында куркыныч янгын...
Кичә кич белән Башкортстанның Ярмәкәй районы Яңа Турай авылында янгын чыгып, берничә корылмага зыян килгән һәм бер кеше җитди җәрәхәтләр алган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, кичен янгын турында сигнал ашыгыч хезмәтләргә килгән. Һәлакәт урынына шунда ук янгын сүндерүчеләр һәм волонтерлар чыккан.

Коткаручылар килгән вакытта ут гараж, абзар, хуҗалык корылмаларын һәм "Лада Гранта" автомобилен ялмап алган була. Бердәм гамәлләр ялкынны локальләштерергә һәм аның торак йортка күчүен булдырмаска мөмкинлек бирә.

Янгын нәтиҗәсендә 70 яшьлек пенсионер зыян күргән. Аны шунда ук район дәваханәсенә алып киткәннәр.

Янгынның сәбәпләрен хәзерге вакытта тикшерүче ачыклый.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: