+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май , 21:04

"Без бүген чын сәнгатьне тойдык"

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә XXIII Мәскәү Пасха фестивале концертында булды.

"Без бүген чын сәнгатьне тойдык"
"Без бүген чын сәнгатьне тойдык"

Исегезгә төшерәбез, музыкаль вакыйганы республика башкаласына күренекле Русия дирижеры, Мариин һәм Зур театрлар җитәкчесе Валерий Гергиев алып килде. Ике мәдәни учреждениенең Берләшкән оркестры концертында Мариин театры солисты, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Илдар Абдразаков та катнашты. Музыкантлар «Аттила» операсыннан ария башкарды.

Төбәк җитәкчесе концертта катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, маэстро Валерий Гергиевка хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен белдерде.

- Республика халкы исеменнән без бүген кичергән хисләребез өчен рәхмәт белдерәм. Безнең өчен Уфада хәзерге заманның күренекле музыкантларын, Мариин һәм Зур театрларның атаклы оркестрын каршы алу - зур мәртәбә, – диде Радий Хәбиров. - Без Мәскәү Пасха фестивале маршрутының Башкортстан башкаласы аша үтүенә шатбыз. Моның өчен сезгә бик рәхмәтлебез. Валерий Абисалович, Сезне республикада иң бөек музыкант һәм зур йөрәкле кеше буларак беләләр. Сез безгә музыка гына түгел, ә энергия һәм игелек бүләк итәсез!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: