+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май , 21:58

Хәрбиләр белән булган автобус авариягә тарыган

Анда Башкорстаннан 32 хәрби булган.

Хәрбиләр белән булган автобус авариягә тарыган
Хәрбиләр белән булган автобус авариягә тарыган

Башкортстаннан 32 хәрби хезмәткәрне алып баручы автобус Воронеж өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә тарыган.

«Башавтотранс»ның генеральный директоры Надир Самиев хәбәр иткәнчә, вакыйга Воронеж шәһәре чикләрендәге юлда булган. "Yutong" маркалы автобус сәгатенә 27 километр тизлек белән хәрәкәт итә башлый, каршы як полосадан очып чыгып, аңа "Волга" автомобиле килеп бәрелә. Көчле бәрелеш нәтиҗәсендә җиңел машина кюветка оча һәм, мөгаен, анда урнаштырылган газ баллонлы җиһазлары шартлый. Автобус бәрелүдән ауган.

1955 елда туган «Волга» шоферы урында ук һәлак булган. "Yutong" автобусы йөртүчесе һәм пассажирлары зыян күрмәгән. Соңгылары ашыгыч ярдәм табиблары тикшергәннән соң үз хәрби частена кайткан.

Беренчел тикшерү эшләре үткәрелгәннән соң, әлеге юл-транспорт һәлакәтендә «Волга» автомобиле йөртүчесе гаепле дип табылган. Җинаять эше кузгатылмаячак. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре килгәч, гаепле кешенең үлеме белән бәйле рәвештә, җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарылачак. Автобус үз юлы белән Уфага хәрәкәтен иткән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: