Бүгенге тантанада республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов, Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев һәм «ОДК-УМПО» җәмгыяте идарәче директоры Евгений Семивеличенко катнаштылар.
"МиГ-29" өйрәнү-хәрби самолеты Уфага Мәскәү янындагы Кубинкадан килә, анда аны ремонтлыйлар һәм эстетик кыяфәт бирәләр. Самолет "ОДК-Климов" тарафыннан эшләнгән ике серияле "РД-33" двигательләре белән җиһазландырылган. Бу двигательләрне җитештерү 2022 елда ОДКның Уфа заводында үзләштерелгән. "РД-33" фронт һәм палуба авиациясе истребительләре составында файдаланылучы частьләр саны буенча үз классында иң күпләп кулланылучы двигательләрнең берсе булып санала.
- Уфаны данлау – яхшы традиция. Кызганычка каршы, очучы, бигрәк тә хәрби тематика белән бәйле булган һәрнәрсәнең Уфада эшләнүен күпләр белми, – дип билгеләп үтте Ратмир Мәүлиев. - Без Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка ярдәм итеп, двигательләр җитештергән бабаларыбызның батырлыгы белән горурланабыз. Бүген, махсус хәрби операция вакытында, завод шулай ук сугышчан фидакарьлеген дәвам итә.