Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Бүген Һәдия Дәүләтшина урамындагы күпфатирлы йортның 1нче катында көчле җылылык тәэсире аркасында фатирның тәрәзәләре челпәрәмә килгән, шартлау тавышы яңгыраган.
Янгын сүндерүчеләр фатир ишеген ачкан һәм диванда төтенле бүлмәдә тормыш билгеләре булмаган ир-егетне тапкан.
Арытаба торак йорттан 20 кеше эвакуацияләнгән. Янгынның сәбәбе ачыклана.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.