+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май , 19:57

"Югары фәнни нәтиҗәгә ирешә алдык"

Бүген Уфада югары уку йортлары студентлар кампусы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең фәнни лабораторияләре җитәкчеләре белән очрашты.

"Югары фәнни нәтиҗәгә ирешә алдык"
"Югары фәнни нәтиҗәгә ирешә алдык"

– Без сезне монда юкка гына чакырмадык, беренче чиратта, безнең кампустагы IQ-паркның фән өчен биргән мөмкинлекләрен күрүегезне теләдек, - диде Радий Хәбиров, очрашуны ачып. - Шул ук вакытта без проектлауның актив фазасында. Җәй көне без «геном үзәге» дип аталган объектның төзелеш мәйданчыгына чыгарга планлаштырабыз, әмма без берничә үзгәреш кертергә телибез. Ә җәй ахырына кадәр гомум мәйданы 120 мең кв. метр булган кампусның икенче чиратын төзи башлыйбыз. Бу - безнең өчен бик амбициоз бурыч, чөнки 2025 ел ахырына кадәр без аны файдалануга тапшырырга тиеш.

Төбәк Башлыгы Евразия НОЦ эшчәнлеге нәтиҗәләрен югары бәяләде.

- Мин хәзер күрәм, безнең лабораторияләрдә билгеле бер казанышлар бар. Сүз уңаенда, алар шактый күп – 18 яшьләр лабораториясе. Өч ел элек без мегагрантлар бүлеп бирергә булдык, алар дөньякүләм танылган алдынгы галимнәр җитәкчелегендә тагын дүрт зур фәнни лабораториягә үсәргә мөмкинлек бирде. Алга таба да бу юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - 2022 ел нәтиҗәләре буенча, безнең республика фәнни-технологик үсешнең дәүләт рейтингында дүртенче урынны алды. Бу - бик югары нәтиҗә, ул республика галимнәренең уңышларыннан тора. Ә фәнни яшьләргә, ягъни аспирантларга һәм яшь фән кандидатларына ярдәм күрсәтү күрсәткече буенча без өченче урында.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: