Предприятие штат режимында эшли.
"Предприятиедә производство-экологик контроль алып барыла, аның нәтиҗәләре буенча без ПДКның артмавын күрәбез. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күптән түгел генә предприятие экологик хәлне яхшырту өчен техник кораллану буенча юл картасын кабул итте, бу юнәлештә эш бара, шуңа күрә хәзер анда хәл тотрыклы", — дип ассызыклады Роман Болотов.
Исегезгә төшерәбез, бүген 13.00 сәгать тирәсендә пилотсыз аппарат Салават шәһәренең сәнәгать зонасына һөҗүм итте, шуннан соң «Газпром нефтехим Салават» корылмаларының берсендә төтен чыкты.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров, гадәттән тыш хәлне шәрехләп, бу безнең бәйрәмне - Җиңү көнен бозарга тырышу, дип ассызыклады.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, халыкка куркыныч янамый. Хәзерге вакытта вакыйга урынында оператив хезмәтләр эшли.
Фото: башинформ