Җир 20 ел эчендә иң көчле магнит давылын кичерә һәм күзәтүләр тарихында өченче урында тора. Бу давыл дулкыннар белән котыра. Ул кичә көндез бераз тынды — экстремальдән көчлегә әйләнде, ә хәзер яңадан элекке көченә кайтты, дип хәбәр итә “Фобос” үзәге.
Экспертлар фаразлавынча, Кояш җиленең тизлеге гадәттән тыш югары саклана — секундына 1000 километр, уртачадан өч тапкыр диярлек зуррак. Бу көннәрдә, шулай ук, Җирнең төрле почмакларында яшәүчеләр күк йөзендә төньяк балкышын күзәтеп хәйран кала. Хәтта Африкада һәм Урта диңгез буенда яшәүчеләр дә бу күренешкә сокланган. Бу магнит давылының көче турында сөйли.
Кояшта соңгы 7 ел эчендә икенче, иң югары класстагы Х5.8 ялкынсыну күзәтелә. Көчле ялкынсынулар белән таралган кояш таплары тупланмасы үсүен дәвам итә һәм инде Җирнең диаметрыннан 17 тапкырга артып киткән. Кояшның активлыгы, асылда, берөзлексез фонга кушыла. Көчле магнит давылы бүген кич кенә тыначак, дип белдерә белгечләр.
Геомагнит активлыгы кызган көннәрдә белгечләр сизгер кешеләргә эш белән ялны чиратлаштырырга, туклану һәм йокы режимын җайга салырга, күбрәк саф һавада йөрергә киңәш итә. Шул чагында Кояш активлыгы бик нык тәэсир итмәячәк, дип саный белгечләр.