Ул Иминлек советы секретаре итеп билгеләнә, дип хәбәр итте Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
Хәзерге Иминлек советы Секретаре Николай Патрушев, башка эшкә күчү сәбәпле, секретарь вазыйфасыннан азат ителә.
"Ул эшен дәвам итәчәк, алдагы көннәрдә кайда икәнен хәбәр итәрбез", - диде Песков.
Элегрәк билгеле булганча, Владимир Путин Федерация Советына тәкъдим иткән Хөкүмәт составын үзгәртү кысаларында кандидатлар исемлегендә оборона министры итеп беренче вице-премьер вазыйфаларын башкаручы Андрей Белоусовны билгеләргә тәкъдим ителгән. Элекке составта ул социаль-икътисади блок өчен җаваплы иде.