Конференция программасында – дүрт сессия һәм ачык дискуссия. Экспертлар Русия һәм Үзәк Азия илләренең үзара хезмәттәшлеге аспектлары, экстремистлыкка каршы тору, сәүдә һәм миграция сәясәте, экология һәм климат проблемалары турында фикер алыша.
– Дөньяда без геосәяси турбулентлык һәм икътисади тетрәнүләр белән тудырылган даими һәм глобаль билгесезлекне күзәтәбез. Протекционизм сәясәте һәм сәүдә кагыйдәренең бозылуы хәл-шартланы кискенләштерә, глобаль тәэмин итү чылбырының өзелүенә китерә һәм инвесторларның ышанычын какшата. Мондый билгесезлек шартларында Русия Казахстан өчен тышкы сәяси һәм икътисади партнер булып тора. Бүген пленар сессиядә безнең илләрнең стратегик партнерлыгы күп гасырлык уртак тарихка һәм охшаш менталитетка, Казахстан белән Русия алдында адекват һәм килешенгән җаваплар таләп итүче уртак чакыруларга нигезләнгән дип әйтелде. Минемчә, безгә Евразия икътисади берлеге кысаларында хезмәттәшлек итүебезне киңәйтергә кирәк Без Евразия икътисади берлеге кысаларында хезмәттәшлегебез Казахстан икътисадының алга таба үсешенә ярдәм итә, дип саныйбыз. Шуңа күрә безнең ил тигез хокуклылык һәм үзара файдалы партнерлык принципларына нигезләнгән Евразия икътисади интеграциясен яклый, – диде Казахстан-Германия университетының Халыкара һәм төбәкләр хезмәттәшлеге институты директоры Булат Солтанов. - Кызганычка каршы, соңгы вакытта ике илнең дә кайбер социаль челтәрләрендә ышанычсызлыкта гаепләүләр яңгырый, бу безнең ышаныч һәм хезмәттәшлек дәрәҗәсен киметә. Мондый Казахстан һәм Русия социаль челтәрләрендә таратылган имеш-мимешләргә нигезләнгән текстлар ерак чит илләрдә языла. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә Русиянең Төньяк Казахстанга басып керергә әзерләнүе, Казахстаннан Украинага хәрби самолетлар җибәрүе һәм башкалар турында ялган хәбәрләр таратыла.
Исегезгә төшерәсем килә, Бөек Ватан сугышында Казахстанннан 1,5 миллион кешесе катнашкан. Аларның 50 проценттан артыгы фронтта һәлак була. Казахлар сугышырга теләмәгән, аларны фронтка барырга мәҗбүр иткәннәр дип язалар, төрле ялган хәбәрләр тараталар. Казах кызлары: снайпер Алия Молдагулова, пулеметчы Маншук Маметованың тиңдәшсез батырлыклары бу уйдырма, имеш-мимешләрне кире кага. Мондый сораулар бирәләр: “Җиңү көне безнең бәйрәмме, әллә безнеке түгелме? “Георгий тасмасын тагу патриотлык билгесеме?” Җиңү көнендә, интервью биргәндә, миннән ни өчен Георгий тасмасын тактыгыз, дип сорадылар. “Георгий тасмасы - немец фашизмын Җиңү билгесе”, - дип җавап бирдем. Мин бу тасманы һәрвакыт тагып йөриячәкмен.
Казахстан өчен Русия төп стратегик партнер һәм союздаш булып тора. Астана һәм Мәскәү арасында югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Моны Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаевның Югары Евразия икътисади советы утырышында һәм Мәскәүдә безнең Бөек Җиңүебез хөрмәтенә парадта катнашуы раслый.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин