+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Май 2024, 17:08

"Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсенә рәхим итегез!

Форум 21-24 майда Уфада узачак.

"Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсенә рәхим итегез!"Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсенә рәхим итегез!
"Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсенә рәхим итегез!

Бүген Уфаның "ЭКСПО" күргәзмә комплексында "Газ. Нефть. Технологияләр" һәм Русия нефть-газ химиясе форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Башкортстан Республикасы сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Олег Тыщенко һәм Башкортстан күргәзмәләр компаниясе генеральный директоры Альбина Килдегулова чыгыш ясадылар.

Чарада республиканың киңкүләм мәгълүмат чараларыннан тыш, беренче тапкыр Мәскәүдән онлайн-форматта журналистлар катнашты.

Олег Тыщенко форумның төп юнәлешләре һәм актуаль темалары турында җентекләп сөйләде, аларның тармакны үстерү өчен әһәмиятен ассызыклады.

Альбина Килдегулова билгеләп үткәнчә, быел күргәзмә 5 залда 14 500 квадрат метрдан артык мәйданда урнашачак, "Газ. Нефть. Технологияләр" форумы иң масштаблысы булачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас