+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Май 2024, 06:30

“Мондый нәтиҗәне көтмәгән идек...”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, республика китап ярминкәсе буенча зур мәйданчыкларның берсенә әверелә.

“Мондый нәтиҗәне көтмәгән идек...”“Мондый нәтиҗәне көтмәгән идек...”
“Мондый нәтиҗәне көтмәгән идек...”

Кичәге атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенконы туризм һәм эшкуарлык министры вазыйфасын башкаручы итеп тәгаенләде. “Кыйгы районында башкарган эшләрегез өчен бик зур рәхмәт, Сез анда күп процессларны алга җибәрдегез. Иртәгә үк яңа вазыйфада эшли башлавыгызны сорыйм. Туризм һәм эшкуарлык ─ безнең өчен мөһим юнәлешләр”, ─– диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы “Газпром нефтехим Салават” предприятиесенә һәм республикага террор һөҗүме ясалуын искәртте. “Предприятие җитәкчелегенә тагын бер тапкыр рәхмәт. Күппланлы оборона системасы җитди зыянны булдырмаска мөмкинлек бирде. Без 10 майда Салаватта оператив штаб утырышында һава һөҗүменә каршы оборонаны һәм, гомумән, безнең икътисад өчен бик мөһим булган предприятиеләрне саклауны көчәйтү турында килештек”, ─– диде Радий Хәбиров.

Соңгы дистә елда Башкортстанда янгында һәлак булучылар саны 22 процентка кимегән. Гомумән алганда, тышкы факторлардан үлүчеләр саны 33 процентка азайган. Төбәк Башлыгы, бу –─ яхшы күрсәткеч, әмма әлеге юнәлештә башкарасы эшләр байтак, дип белдерде. “Без гаиләләргә бик күп янгын хәбәрчеләре тапшырдык, әмма алар арасында үзләре генә янгыннан чыгып котыла алмаган инвалидлар да бар. GPS – кабул итүчеле хәбәрчеләр була, алар сигналны берьюлы берничә ноктага, мәсәлән, инвалидларның балаларына, яки янгын сүндерү бүлегенә җибәрә ала”, ─– диде Радий Хәбиров.

Ул гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Ивановага мөмкинлекләре чикле кешеләр күп яшәгән бер районны пилот буларак алырга һәм алар өчен яңа хәбәрчеләр сатып алырга кушты. “Бу хәбәрчеләрнең нәтиҗәлелеген сынап карыйк”, ─– диде республика Башлыгы.

Ул үз Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга муниципалитетларның эш нәтиҗәлелеген бәяләү исемлегенә янгыннарда һәм суда үлүчеләр санын кертергә кушты. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, һәлак булганнарның күпчелеге моның өчен җиһазландырылмаган урыннарда су коенган.

Чарада транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова беренче чиратта ремонтланырга тиешле төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларын төзекләндерү барышы турында чыгыш ясады. Республика Башлыгын аеруча Сибай – Акъяр юлындагы эшләр барышы кызыксындырды. Ведомство җитәкчесе әлеге трассада 3 объект буенча эшләр дәвам итүен белдерде. Хәзерге вакытта эшләр 70 процентка башкарылган, ремонтны 2025 елда тәмамларга планлаштыралар.

Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов республиканың гидротехник корылмаларында, аерым алганда сусаклагычларда, язгы ташкынның ничек үтүе турында хәбәр итте. Әлеге вакытта Башкортстанда 100 мең кубометр һәм аннан да күбрәк күләмдәге 491 гидротехник корылма файдаланыла. Ташкын сулары аларда штат режимында узды, корылмаларда аварияләр күзәтелмәде. Нияз Фазылов билгеләп үтүенчә, республика милкендәге гидротехник корылмалар канәгатьләнерлек хәлдә һәм ташкынга әзер булган.

Агыйдел елгасы бассейнында язгы ташкын күләме күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын, ә Җаек елгасы бассейнында алардан артык булган. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу хәвефен булдырмас өчен Урал аръягына авыр техника һәм өстәмә көчләр күчерелгән, шулай да тискәре нәтиҗәләр күзәтелмәгән. Радий Хәбиров Нияз Фазыловка киләчәктә гадәттән тыш хәлләргә юл куймас өчен гидротехник корылмаларның торышын шәхсән тикшерергә кушты.
Икенче Халыкара китап ярминкәсе 24-26 майда Уфаның Совет мәйданында узачак. 28 апрельдә чараның рәсми сайтында нәшриятлар һәм китап сату оешмаларын теркәү тәмамланды. Гомумән алганда, катнашучыларның чара белән ныклап кызыксынуы күзәтелә. Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итүенчә, нәшриятлардан катнашу өчен 164 заявка килгән (узган елда барлыгы 73 заявка булган).

–─ Без “Китап-бәйрәм”нең нинди нәтиҗәгә китерәчәген көтмәгән идек. Бу ─ үзебез, кешеләр, җәмгыятебез өчен иң изге эш, –─ дип белдерде Радий Хәбиров. –─ Быел моңарчы күрелмәгән шау-шу күзәтелә, без, чыннан да, китап ярминкәсе буенча зур мәйданчыкларның берсенә әвереләбез. Бу –─ зур казаныш, аны оешкан төстә үткәреп җибәрик!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас