+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Май 2024, 08:30

Радий Хәбиров Үзәк Азия илләре белән хезмәттәшлек перспективаларын бәяләде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Үзәк Азиянең күп кенә илләре белән икътисади, гуманитар, социаль, мәдәни һәм дини күрсәткечләр буенча якын һәм охшаш дип саный.

Радий Хәбиров Үзәк Азия илләре белән хезмәттәшлек перспективаларын бәяләдеРадий Хәбиров Үзәк Азия илләре белән хезмәттәшлек перспективаларын бәяләде
Радий Хәбиров Үзәк Азия илләре белән хезмәттәшлек перспективаларын бәяләде


“Мөмкинлекләрнең киң спектры бар. Ул теге яки бу дәүләттән аерыла. Әгәр Казахстан белән үзара хезмәттәшлекне алсак, безгә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә бәйле булган һәр нәрсә кызыклы, Казахстан һәм Башкортстан икътисадының структурасы шундый. Үзбәкстан турында сүз барганда, безгә агач эшкәртү, җиңел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек белән бәйле проектлар бик кызыклы. Барлык дәүләтләрнең дә төрле икътисады бар, шуңа күрә безнең икътисадны диверсификацияләү өчен зур һәм киң сайлау мөмкинлеге бар. Бу - әлеге шартларда бик мөһим.

Безгә шулай ук диалогны тирәнрәк, бигрәк тә сәнәгать кооперациясе турында алып баруыбыз мөһим. Сәнәгать җитештерүен бездә, Башкортстан территориясендә яки Казахстанда локальләштерүне күздә тоткан уртак предприятиеләр билгеле бер гамәлгә ашыру стадиясендә инде. Һәр җирдә өстенлекле нормалар, һөнәри шартлар табабыз, шуңа күрә бизнес өчен иң беренче чиратта икътисади, сәяси тотрыклылык, ягъни бозылмаячак уенның аңлаешлы кагыйдәләре мөһим булуын ассызыклыйм. Үзәк Азия коллегалары белән мөнәсәбәтләрдә мондый шартларны күрәбез һәм, шуңа күрә, бизнес анда бара”, — диде Радий Хәбиров, «Валдай» халыкара дискуссия клубының IV Үзәк Азия конференциясе ачылганнан соң журналистларның сорауларына җавап биреп.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас