+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 Май 2024, 05:16

Бер йортта – ике подполковник!

Гаилә тормышында бу ничек чагылыш таба?

Бер йортта – ике подполковник!Бер йортта – ике подполковник!
Бер йортта – ике подполковник!
Эльмира һәм Азат Шакировлар бергә 25 ел яши. Икесенә бергә хокук саклау органнарында 43 ел хезмәт стажы тупланган. Бер өйдә ике подполковник ничек сыеша? Кем кемгә буйсына? Бу сорауны юллауга Эльмира көлеп җибәрде.

– Икебез дә тигез чинда, шуңа күрә икебез дә күбрәк командовать итәргә яратабыз, беребез дә буйсына белми, – дип җаваплады ул. – Ә инде җитдирәк әйтсәк, беребезнең дә икенчебезне буйсындыру теләге юк. Һәркайсыбызның өйдә үз вазыйфалары бар. Җитешми торсак, икенчебез ярдәмгә килә. Эшне “синеке-минеке”гә бүлми, бергә эшлибез.

Ир белән хатын икесе дә бүлек начальнигы булып эшли: Эльмира – Нефтекама шәһәре эчке эшләр бү­легендә дознание бүлеге җитәкчесе, Азат – Краснокама районы җинаять-башкару инспекциясе бүлеге начальнигы. Икесенең дә эшләре үтә тыгыз, үтә җаваплы.

Яшьләр полициягә төрле юллар белән килгән. Азат кечкенәдән бу һөнәр турында хыялланса, Эльмира күбрәк физика, математика кебек предметлар белән мавыга, әмма югары сыйныфларда җәмгыять белеме буенча олимпиадада катнашып, җиңүче булгач, бу фән, шулай ук юриспруденция белән мавыга башлый. Аларны нефть колледжы очраштыра, шунда 1999 елда танышып, 2001 елда гаилә коралар.

– Ике кызыбыз бар. Берсе инде Мәскәү шәһәрендә укый, энергетик һөнәрен үзләш­терә, кечесе 7нче сыйныфта укый. Бер генә үкенечем бар: шушы эш белән балаларга игътибар аз булды, аеруча өлкән кызыбызга. Мин хезмәткә декрет ялыннан соң ук кердем, ирем ул вакытта инде берничә ел полициядә эшләгән иде. Аеруча эшли башлаган гына елларда авыр, тәүлекләп эштә югалырга туры килә иде. Кайтасың да, тиз генә ашап, янә чыгып йөгерәсең. Өлкән кызыбыз безне күрмәде дә диярлек. Хәзер инде бераз җиңелрәк, кечесенә күбрәк игътибар бүлергә тырышабыз.
– Аның каравы, балалар үзаллы булып үсте. Үзләре пешереп ашый белә, үз-үзләрен, өс-башларын карый. Өлкән кызыбызны башкалага тыныч күңел белән чыгарып җибәрдек. Авыр эшебезнең бер “плюсы” шул булды, – дип сүзгә кушыла әти кеше.

Эльмираның бурычларына җинаять эшләре кузгату, аларны тикшерү һәм материалларны судка җибәрү керә. Азат исә инспекциянең суд карарын үтәвен тикшерә: ирекне чикләү, шартлы хөкем итү, холык төзәтү һәм мәҗбүри эшләр билгеләү. Ул кәгазьләр өстендә эшләми, җинаятьчеләрне эзли һәм кулга ала.
– Безнең эшне кыскача “24/7” дип атарга була, чөнки тәүлекнең 24 сә­гатендә атнаның 7 көне буе син эштән аерыл­мыйсың. Бәй­рәмме, ял көнеме, көн­дезме, төнләме – кайчан да элемтәдә, төнлә дә чыгып китәргә әзер булырга тиешсең. Һәм без моңа күнеккән инде, – ди Азат.
– Гаиләгә, үзегезгә вакыт каламы соң?
– Шундый тыгыз график булуына карамастан, кич­ләрен бергәләп һава суларга чыгарга тырышабыз. Без үз йортыбыз белән яшибез, ихатада этләр бар, аларга да игътибар кирәк, кичләрен йөртеп кайтарырга тырышабыз, – ди Шакировлар.
Озак еллар полиция хезмәтендә эшләүче Шакировлар инде пенсия яшенә җиткән.
– Стаж безгә пенсиягә иртәрәк чыгарга мөмкинлек бирә. Азат әле арытаба да эшләргә тели, ә мин инде ял турында уйлана башладым. Өлкән кызым тиздән кияүгә чыгар, оныклар алып кайтырлар, дип хыялланам. Балаларга бирмәгән игътибарны оныкларга бирәсем килә, – ди Эльмира ханым.
Менә шулай матур итеп яши, матур итеп эшли Нефтекама шәһәрендә тормыш итүче ирле-хатынлы Шакировлар. Фидакарь хез­мәт­ләре өчен коллективта хөрмәт казанган алар. Гаиләләре нык, бер-берсенә булган хөрмәтләре зур аларның. Шунсыз булмый да, чөнки һәр гаилә ныклы булса гына илебез дә, җәмгыятебез дә ныклы булачак.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас