Районда төрле спорт ярышлары даими үткәрелә. Күптән түгел шундый чараларның берсе Чакмагыштагы Башкортстан аграр-технология колледжында урнашкан “Чыңгыз” боксчылар клубында узды. Биредә РСФСРның спорт ветераны, Башкорт АССРының атказанган тренер-укытучысы, бокс буенча СССРның спорт мастеры Фидрат Гыймаев истәлегенә багышланган ачык турнир үтте.
Ярышларны ачу тантанасында Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Илдус Шәйдуллин, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова, тренер-укытучы Илгиз Ибраһимов, Фидрат Афзал улының кызлары Эльза Кашаева, Луиза Гыймаева, оныгы Искәндәр катнаштылар.
Чара Жанна Ковалева җитәкчелегендәге “Созвездие” төркеме яшь гимнасткалары башкаруында “Рок-н-ролл” биюе белән ачылды.
— Фидрат Афзал улы – спорт сөюче балалар плеядасын тәрбияләгән күренекле шәхес. Ул балаларны бик яратты һәм аларга һәрчак яхшы мөнәсәбәттә булды. Балалар да аны үз итте, тартылды, һәрчак аның янәшәсендә булды. Ул киң эрудицияле тренер иде, спортның җиңел атлетика, хоккей, бокс, чаңгы, баскетбол һәм башка күп төрләре белән шөгыльләнде.
Яшь спортчыларыбызның ял көннәрендә компьютер артында утырмавы, спорт белән шөгыльләнүе, күнекмәләр ясавы һәм, әлбәттә, укуда да, бокста да, спортның башка төрләрендә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешүе сөендерә. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең директоры Луиза Марсель кызына әлеге турнирны оештырганы өчен рәхмәт. Судьяларга — объектив бәяләү, спортчыларга иң көчлеләрнең җиңүен телим. Иң мөһиме – ярышлар имгәнүсез, күрше район боксчылары арасында дуслык, яхшы мөнәсәбәтләр, аңлашучанлык мохитендә үтсен, – диде район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы, турнирда катнашучыларны сәламләп.
“Без бу спорт бәйрәмендә катнашуыбызга бик шат. Безнең әтиебез, чыннан да, бөтен гомерен районыбызда спортны үстерүгә багышлады. Аның тирәсендә һәрвакыт балалар булыр иде. Әтинең спорт юлы бокстан башлады. Ул бокс буенча Идел буе хәрби округы чемпионы булган. Армиядән кайткач, районыбызга кайтып спортны үстерүгә көч салды. Без аның эшчәнлеге дәвам итүенә һәм үсешенә бик шатбыз. Хакимият җитәкчелегенә һәм Илгиз Габделхәй улына бу эшне дәвам итүегез өчен зур рәхмәт.
Хөрмәтле балалар, спорт белән актив шөгыльләнүегезне дәвам итегез, чөнки спорт – ул тормыш мәктәбе. Балаларына ярдәм иткән өчен әти-әниләргә дә рәхмәт! – диде, спорт сөючеләр алдында чыгыш ясап, Фидрат Афзал улының кызы Эльза Кашаева.
Турнирда Чакмагыш һәм Илеш районнары яшь боксчылары көч сынашты. Рингта алыш кызу барды, спортчыларның берсе дә сынатырга теләмәде. Үз авырлык категорияләрендә җиңүчеләр ачыкланды. Гомумкоманда беренчелегендә безнең Чакмагыш районы боксчылары 1нче урынны яулады һәм кубокка ия булды! Барлык җиңүчеләр дә грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.