Экспертлар сүзләренчә, шәһәрдәге агачларның картаю авырулары табигый процесс булып тора. Һәм вакыт-вакыт искеләрне яшьрәк агачларга алмаштыру буенча чаралар узуы – нормаль күренеш. Экспертлар фикеренчә, шәһәрдә үскән агачларның тамыр системасы начар була. Җил искәндә алар егылырга, машиналарны зарарларга, кеше сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин.
“Белгечләр урынга чыга һәм агачларның торышын бәяли. Беренче чиратта, бу – структур үзгәрешләр: черү, тамыр өзелү, ботаклары кору, гөмбә белән зарарлану. Агачның торышына йогынты ясый торган факторлар күп, – ди Киров районы хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Мөхәммәтҗанов. – Уфа үзәгендә, Ленин, Карл Маркс, Пушкин һәм Цюрупа урамнары участокларында киселгән агачлар авария хәлдә булган. Коммуналь һәм торак-коммуналь хезмәтләре белгечләр бәяләмәсеннән башка агачларны кисми”.
Шәһәрдә яшәүчеләренең ачуын аңларга мөмкин. Кайчакта матур итеп үсеп утыручы агач карап торуга бернинди куркыныч та тудырмый кебек. Ләкин бу алай түгел.
Башкортстанда яшелләндерү эшләре даими бара, коммуналь хезмәтләр катнашлыгында гына түгел. 2019 елдан бирле республикада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән елга ике тапкыр “Яшел Башкортстан” акциясе уза. Үткән елда гына да акция кысаларында республиканың торак пунктларында 122 яңа тематик аллея барлыкка килде, 34 меңнән артык агач һәм 217 меңнән артык үсенте һәм куак утыртылды. Быел “Яшел Башкортстан”ның язгы этабы вакытында Уфада 1262 агач һәм 374 куак утыртылган. Эш дәвам итә. Бу язда 3 меңнән артык агач һәм 3,2 мең куак утырту планлаштырыла.
Уфа илдә яшелләндерү буенча өченче урынны алып тора, Краснодар һәм Пермьнән генә калыша.
Карт агачларны алмаштыру зарурлыгы шик тудырмый. Проблема шунда гына, халык башкарылачак эшләр турында хәбәрдар түгел.
“Шәһәр халкына проектлау этабында да, шулай ук утырту һәм карау эшләрен башкарганда да мәгълүмат бирү буенча актив эшчәнлек алып барырга, дендрология, экология һәм яшел төзелеш өлкәсендә экспертлар җәлеп итәргә кирәк”, - дип саный биология фәннәре кандидаты, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Табигать һәм кеше институтының лаборатория мөдире, Уфа Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мария Лебедева.
Чыннан да, шәһәрдә күпләр Ленин урамындагы агачларны кисү турында ишеткән. Шул ук Ленин урамында, шулай ук Яңа күпер, Карл Маркс, Пушкин урамнарында 156 зур юкә утыртканннары, шәһәр үзәгендә тагын 250 агач утырту турында бик азлар гына белә.
Сүз уңаеннан, бу теманы Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев күтәргән иде инде, ул вакытта шәһәр халкы Чернышевский урамында киселгән агачлар өчен ризасызлык белдергән иде.
“Ни өчен сез кешеләргә киселгән бер агач урынына өчне утыртачакбыз дип әйтмәдегез? Ни өчен бу яхшы агачлар, ниндидер өрәңгеләр түгел, ә яхшы юкәләрне утыртачакбыз дип әйтмәгез? – дип мөрәҗәгать итте ул чагында Ратмир Мавлиев коммуналь хезмәткәрләргә. – Мәгълүмат җитмәгәнлектән, кешеләрдә канәгатьсезлек туа. Мин монда халык белән тулысынча килешәм. Әгәр синең өең янында агачларны кисеп, моның ни өчен шулай эшләнүен әйтмәсәләр, син дә ризасызлык белдерер идең”.
Мэрның фикеренә аның кул астындагылар колак салыр, дип ышанасы килә. Ә Уфаның яңа утыртылган яшь юкәләре яфрак яра-яра халыкны сөендерер...
Фото: gorodufa.ru