Бәләбәйдә 12 яшьлек Карина Гыйләҗева югалган. Бу хакта «Башрегионспас» эзләү-коткару отрядында хәбәр иттеләр.
15 майда кыз өйдән чыгып киткан һәм башкача кайтмаган. Аның билгеләре: буе 160 сантиметр, ябык гәүдәле, чәчләре алсу, күзләре яшел төстә. Югалган көнне ул аксыл куртка, кара чалбар, кара кроссовкалар кигән булган.
Кызның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемнән 8-937-3-102-112 яки 112 номерлары буенча мөрәҗәгать итүне сорыйлар.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.