+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Май 2024, 06:21

Бакчада нәрсәләр эшләргә ярамый?

Закон нигезендә түбәндәге гамәлләр өчен штрафлар каралган.

Бакчада нәрсәләр эшләргә ярамый?Бакчада нәрсәләр эшләргә ярамый?
Бакчада нәрсәләр эшләргә ярамый?
Учак ягу

Участокта учак ягу кагыйдәләре Русия Хөкүмәте карары (24.10.2022) белән расланган. Анда әйтелгәнчә, торак пунктлардагы гомум файдалану урыннарында, шул исәптән шәхси йорт хуҗалыклары террито­рияләрендә, махсус бүленгән һәм моның өчен җиһазландырылган урыннардан тыш, ризык әзерләү өчен ачык утны кулланырга ярамый. Бу тыю чүп-чарны, үләнне, яфракларны һәм башка калдыкларны яндыруга да кагыла.
Махсус җиһазландырылган урыннарда янмый торган материалдан ясалган савытларда гына ут ягарга мөмкин.
Махсус җиһазландырылган урын 30 сантиметр тирәнлектәге һәм 1 метр диаметрлы чокыр булырга мөмкин. Шулай ук бу бак (мичкә, мангал) урнаштырылган мәйданчык яки башка янмый торган материаллардан эшләнгән савыт булырга мөмкин.

Кайбер калдыкларны күмеп кую

Чүп-чарны күмгәндә, законга ярашлы, тагын да күбрәк проблемалар булырга мөмкин. Эш шунда ки, күп кенә калдыклар акрын таркала, ә кайвакыт бөтенләй экосистемага зыян китерә. Бәлки кемдер бу исемлектә термометрлар, тәгәрмәчләр һәм батареялар, шулай ук төзелеш калдыклары, гербицидлар, агуланган орлыклар һәм кайбер төр тирес һәм кош тизәге булуына гаҗәпләнер.
Закон буенча махсус җиһазландырылган урыннарда гына утильләштереп була торган калдыклар исемлеге шактый киң. Бакча эчендә күмелергә рөхсәт ителгән чүп-чарны санап чыгу күпкә җиңелрәк. Бу – азык калдыклары, кәгазь, керамика, эшкәртелмәгән агач, табигый җепселле тукыма, авыл хуҗалыгы культуралары калдыклары һәм башка “зарарсыз” чүп-чар.
Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыруда тирә-як мохитне саклау таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылык Русиянең административ хокук бозулар турында кодексының 8.2 мәддәсендә теркәлгән һәм штраф күләме гражданнар өчен 2-7 мең сум тәшкил итә. Вазыйфа биләүчеләр һәм компанияләр турында сүз барганда, штраф күләме тагы да югарырак.

Агачларны кисү

Әлбәттә, бакчадагы үзең үстергән җимеш агачлары турында сүз бармый. Сез аларны кисеп, агач төпләрен казып алаласыз, ләкин бу вакытта күршенең һәм дәүләт милеге бозылмаска тиеш. Бөтенләй башка эш – “чит” агачлар. Атап әйткәндә, ботаклары койма аша чыгып торган күрше агачын киссәгез һәм шулай итеп аның хуҗасына зыян китерсәгез, югары күләмдә штраф түләргә әзерләнегез.
Мондый гамәл 40 мең сумга кадәр яки закон бозган кешенең берничә хезмәт хакы күләмендә штраф түләүгә китерә, хәтта иректән мәхрүм итү дә каралган.
Бакча территориясендә үскән, әмма үз көчең белән утыртылган җимеш культураларына карамаган агачлар белән хәл тагын да катлаулырак. Русия Федера­циясенең күп кенә төбәкләрендә урындагы хакимияттән агачларны кисү билеты алырга кирәк.
Әгәр дә агач кыйммәтлеләр исәбендә булмаса, сезгә аны кисәргә рөхсәт ителәчәк. Тагын бер мөһим нюанс — һәр җирлектә кыйммәтле токымлы үсем­лекләр исемлеге бар. Анда карел каены, груша, имән, чыршы, чикләвек, тополь, алмагач, корычагач һәм башкалар булырга мөмкин.
Шулай ук, законсыз әзерләнгән агачны сатып алган, саклаган, ташыган яки саткан өчен гражданнарга 5 мең сум штраф каралган. Әгәр вазыйфа биләүчеләр яки юридик берәмлекләр турында сүз бара икән, атап үтелгән сумма берничә тапкыр арта.

Җирләрне үзләштерү

Кайвакыт бакчачыга кечкенә участок эләгә, ә күршедә беркемгә дә кирәк булмаган уңдырышлы бакча тора. Хуҗасыз урын буш тормасын, анда берничә түтәл эшләп, үсемлекләр утыртырга кирәк, дип уйлаучылар ялгыша. Бу гамәл закон нигезендә тыелган. Русиянең Административ хокук бозулар турында кодексының 7.1 мәддәсендә хокуклары булмаган граждан җир кишәрлеген үз белдеге белән биләгән өчен аңа законсыз биләнгән участокның кадастр бәясенең 1-1,5 проценты күләмендә штраф салына, әмма 5 мең сумнан ким түгел, диелә. Әгәр участокның кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, штраф ике тапкыр артырга мөмкин.
Әгәр дә бакчачы чит территориянең билгеле бер өлешен генә алган икән, штраф аның мәйданына пропорциональ исәпләнә. Вазыйфа биләүчеләр һәм юридик берәмлекләр өчен җаваплылык тагын да катырак.

Биек койма төзү

Һәркем күршесе белән ике арада биек дивар төзергә һәм чит күзләрдән яшеренергә тырыша. Бу теләк аңлашыла да кебек, ә менә законда тыела. Коймалар буенча да, үтәлергә тиешле нормалар бар.
Законда язылганча, бакча участоклары арасындагы койманың биеклеге периметр буенча 1,2-1,8 метр тәшкил итәргә, койма үзе челтәрле материалдан ясалырга тиеш. Әмма күрше участок хуҗаларының язма ризалыгы белән (ширкәт идарәсе белән килеш­терелгән) башка төр коймалар урнаштыру яки койма булмау да мөмкин. Ширкәт әгъзаларының гомум җыелышы карары белән урамнар, юллар һәм участокның тышкы ягыннан тагын да биегрәк коймалар урнаштыру рөхсәт ителә.
Әгәр дә койманы дөрес урнаштырмау турында суд бәхәсе килеп чыкса, штраф суммасы махсус кагыйдәләр буенча исәпләнәчәк.

Тыелган вакытта тавышлану

Әгәр фатирда яшәүчеләрне ял көннәрендә күршедәге шау-шулы мәҗлесләр һәм ремонт ачуландыра икән, бакчада бу тавышларга чапкыч, культиватор һәм бензопычкы һәм башкалар гөрелтесе өстәлә. Аерым тема – шашлыклар, җырлар-биюләр белән дусларча утырулар. Әгәр сез участогыгызда шауласагыз, күршеләрне бу борчымаска тиеш дип уйларга кирәкми.
Шунысы мөһим, Русиянең һәр төбәгендә тавыш һәм тынлык белән бәйле төшенчәләрне көйләүче нормативлар билгеләнгән.
Тавыш чыганакларына безнең өчен гадәти булган тавыш чыгару һәм көчәйтү җайланмалары гына түгел, шулай ук кычкыру, чыбыркы шартлату, җырлау, музыка коралларында уйнау, җир, төзелеш, йөк бушату һәм башка төр эшләрне, шул исәптән теләсә нинди төр техниканы куллану да керә.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас