+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Май 2024, 09:47

“Уфа юкәләре яфрак яра-яра сөйләрләр...”

Башкалада киселгән бер агач урынына өч яшь үсенте утыртыла.

“Уфа юкәләре яфрак яра-яра сөйләрләр...”“Уфа юкәләре яфрак яра-яра сөйләрләр...”
“Уфа юкәләре яфрак яра-яра сөйләрләр...”
Башкалабыз Уфаның Ленин урамында берьюлы 43 агачны кискәннәр. Шәһәр халкының бу хәбәрне ишетү белән беренче хис-кичерешләре – канәгатьсезлек. “Болай да суларга саф һава юк”, “Шәһәр көннән-көн таш джунглига әверелә” – болар социаль челтәрләрдәге халык язган шәрехләр. “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов киселгән агачлар урынына яңаларын утыртырга вәгъдә итте. Башкортстан башкаласының юбилеена үзәк урамны 50 эре үлчәмле юкә бизәячәк. Шуңа да карамастан, бу тарих – гасырлык юкәләрнең кемгә комачаулавы һәм тулаем алганда Уфада яшелләндерү эше ничек барганын ачыкларга яхшы сәбәп.

Экспертлар сүзләренчә, шәһәрдәге агачларның картаю сәбәпле авырулары – табигый процесс. Һәм вакыт-вакыт искеләрен яшьрәк агачларга алмаштыру буенча чаралар узуы – нормаль күренеш. Экспертлар фикеренчә, шәһәрдә үскән агачларның тамыр системасы начар була. Җил искәндә алар аварга, машиналарга, кеше сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин.

Һәр агачның үз вакыты бар һәм, кызганычка каршы, шәһәрдә ул, урманга караганда, күпкә азрак. Бетон, асфальт суны да, һаваны да начар үткәрә. Шуның нәтиҗәсендә агачлар авырый, корый, аларның сыну яки аву куркынычы барлыкка килә. Шуңа күрә авария хәлендәге, корыган агачлар киселә, һәм алар урынында яшь үсентеләр утыртыла.

Моның техник яктан ничек баруы турында белгечләр сөйләде. Иң мөһиме – белгечләрнең бәяләмәсеннән башка башкалада бер агач та киселми.

“Белгечләр урынга чыга һәм агачларның торышын бәяли. Беренче чиратта, бу – структур үзгәрешләр: черү, тамыр өзелү, ботаклары кору, гөмбәчек белән зарарлану. Агачның торышына йогынты ясый торган факторлар күп, – ди Уфаның Киров районы хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Мөхәммәтҗанов. – Уфа үзәгендә, Ленин, Карл Маркс, Пушкин һәм Цюрупа урамнары участокларында киселгән агачлар авария хәлендә булган. Коммуналь һәм торак-коммуналь хезмәтләр белгечләр бәяләмәсеннән башка агачларны кисми”.

Шәһәрдә яшәүчеләрнең канәгатьсезлек белдерүен аңларга мөмкин. Кайчакта матур итеп үсеп утыручы агач карап торуга бернинди куркыныч та тудырмый кебек. Ләкин бу алай түгел.

Башкортстанда яшелләндерү эшләре даими бара һәм коммуналь хезмәтләр катнашлыгында гына түгел. 2019 елдан бирле республикада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән елга ике тапкыр “Яшел Башкортстан” акциясе уза. Үткән елда гына да акция кысаларында республиканың торак пунктларында 122 яңа тематик аллея барлыкка килде, 34 меңнән артык агач һәм 217 меңнән артык үсенте һәм куак утыртылды. Быел “Яшел Башкортстан”ның язгы этабы вакытында Уфада 1262 агач һәм 374 куак утыртылган. Эш дәвам итә. Бу язда 3 меңнән артык агач һәм 3,2 мең куак утырту планлаштырыла.

Уфа яшелләндерү буенча илдә Краснодар һәм Пермьнән генә калышып, өченче урынны алып тора.

Карт агачларны алмаштыру зарурлыгы шик тудырмый. Проблема шунда гына, халык башкарылачак эшләр турында тиешенчә хәбәрдар түгел.

“Шәһәр халкына проектлау этабында да, шулай ук агачларны утырту һәм карау эшләрен башкарганда да мәгълүмат бирү буенча актив эшчәнлек алып барырга, дендрология, экология һәм яшел төзелеш өлкәсендә экспертлар җәлеп итәргә кирәк”, – ди биология фәннәре кандидаты, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Табигать һәм кеше институты лабораториясе мөдире, Уфа Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мария Лебедева.

Чыннан да, шәһәрдә күпләр Ленин урамындагы агачларны кисү турында ишеткән. Шул ук Ленин урамында, шулай ук, Яңа күпер, Карл Маркс, Пушкин урамнарында 156 төп зур юкә утыртылды, шәһәр үзәгендә тагын 250 агач утыртылу турында бик азлар гына белә.
Сүз уңаеннан, бу теманы Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев күтәргән иде инде, ул вакытта шәһәр халкы Чернышевский урамында киселгән агачлар өчен ризасызлык белдерде.

“Ни өчен сез кешеләргә киселгән бер агач урынына өчне утыртачакбыз дип әйтмәдегез? Ни өчен бу яхшы агачлар, ниндидер өрәңгеләр түгел, ә юкә утыртачакбыз дип әйтмәдегез? – дип мөрәҗәгать итте ул чагында Ратмир Мәүлиев коммуналь хезмәткәрләргә. – Мәгълүмат җитмәгәнлектән кешеләрдә канәгатьсезлек туа. Мин монда халык белән тулысынча килешәм. Әгәр синең өең янында агачларны кисеп, моның ни өчен шулай эшләнүен әйтмәсәләр, син дә ризасызлык белдерер идең”.

Мэрның фикеренә аның кул астындагылар колак салыр, дип ышанасы килә. Ә Уфада яңа утыртылган яшь юкәләр яфрак яра-яра халыкны сөендерер...

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас