+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 Май 2024, 12:46

Чиктәшләр генә түгел, хезмәттәшләр дә

Кытайга эш сәфәре кысаларында Башкортстанның рәсми делегациясе Русиянең Кытай белән чиктәш төбәкләре губернаторлары белән бергә Хэйлунцзян провинциясе парткомының беренче секретаре Сюй Цинь белән очрашуга чакырылды.

Чиктәшләр генә түгел, хезмәттәшләр дәЧиктәшләр генә түгел, хезмәттәшләр дә
Чиктәшләр генә түгел, хезмәттәшләр дә

Әлеге өлкәләр җитәкчеләре һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры ике илнең икътисади хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре, шул исәптән Хэйлунцзян провинциясе белән хезмәттәшлекне үстерү.турында фикер алышты

Очрашу барышында күпьеллык (1993 елдан) Башкортстан һәм Хэйлунцзян провинциясе партнерлыгын сыйфат ягыннан яңа этапка чыгарырга мөмкинлек бирүче берничә килешүгә ирешелде.

- Кытай - безнең республика өчен беренче партнер. 2023 ел нәтиҗәләре буенча безнең белән тышкы сәүдә әйләнешендә Кытай өлеше 25% тәшкил итте. Минемчә, без хезмәттәшлек өчен бөтен потенциалны кулланмыйбыз. Шуңа күрә без өченче көн бу илдә зур делегация , безнең белән бергә 40тан артык төбәк компаниясе вәкилләре эшли, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Җавап итеп, Хэйлунцзян провинциясе парткомының беренче секретаре Башкортстанга Русия-Кытай хезмәттәшлеген үстерүдә ярдәм иткәне һәм бигрәк тә ике төбәк арасында үзара хезмәттәшлекне киңәйткәне өчен рәхмәт белдерде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас