Благовещен-Волково автоюлының 7нче километрында "Hyundai Accent" автомобиле водителе идарә итүне башкара алмаган һәм кюветка чыгып очкан.
ЮХХДИнең Благовещен бүлеге инспекторы мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте 16 май иртәсендә булган.
Авария нәтиҗәсендә 31 яшьлек шофер, шулай ук 2003 һәм 2006 елларда туган пассажирлар төрле җәрәхәтләр белән дәвалау учреждениесенә китерелгән.
Дуслар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны куркыныч астына куймагыз.