+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 Май 2024, 15:11

Бер урында ике өй һәм мунча янган...

Кызганычка каршы, үлүчеләр бар.

Бер урында ике өй һәм мунча янган...Бер урында ике өй һәм мунча янган...
Бер урында ике өй һәм мунча янган...
Уфа районының «Вишневое» бакчачылык ширкәтендә өч участокта берничә корылма янган. Кызганычка каршы, фаҗигадә ир-егет һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, янгын төнлә 20 майда Авдон бистәсендә булган, анда ике бакча йортын һәм ике мунчаны ут чолгап алган. Янгын сүндерүчеләр янгынны тиз рәвештә сүндергән. Кызганычка каршы, фаҗига урынын тикшергәндә һәлак булган ир табылган. Аның шәхесе ачыклана.

Янгынны тикшерүне Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе үткәрә.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас