Аерым алганда, республика Башлыгы Мияшәгәр-Торналы-Мөрсәлим, Кропачёво-Мәсагуть-Ачыт автомобиль юлларында өстәмә үлчәү габаритлары контроле пунктларын урнаштыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты. Бу урындагы карьерларда чыгарыла торган төзелеш материалларын ташучы йөк транспорты агымын контрольдә тоту өчен кирәк.
Моннан тыш, төбәк җитәкчесе республика муниципалитетларының пассажир автобусларына өстәмә ихтыяҗын анализларга кушты. Бу анализ нигезендә яңа автотранспорт сатып алу планы формалаштырылачак.
Фото: glavarb.ru