Беренчел мәгълүматлар буенча, 22 яшьлек ир-егет, «Лада Приора» автомобиле белән идарә итеп, агачка бәрелеп, кюветка чыгып очкан. Шофер алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
Аның 28 яшьлек пассажирын төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә салганнар. ЮХХДИнең Башкортстан буенча матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәлак булган кеше элек исерек хәлдә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Юл-транспорт һәлакәтендә ул хәвефсезлек каешын бәйләмәгән булган.
Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.
Фото: ЮХХДИ.