+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 Май 2024, 18:00

Волонтерларга бөтен авыл кушыла

Көз көне Туймазы районы Кәкребаш авыл биләмәсе Ветераннар советы СВО сугышчылары өчен маскировка челтәрләре үрүне оештыруны тәкъдим итте.

Волонтерларга бөтен авыл кушылаВолонтерларга бөтен авыл кушыла
Волонтерларга бөтен авыл кушыла

2023 елның ноябрендә Кәкребаш авылында волонтерлар клубы ачылды.

Клубның хәрәкәт итүче көче булып урындагы кешеләр Илвира Мәгъдән кызы һәм Илдар Фәйз улы Гәрәевлар тора. Алар тукыма һәм башка комплектлаучы әйберләр сатып ала, волонтерларның эшен координацияли.

Волонтерлар клубында барлыгы - 18 волонтер, аларның 4се өйдән эшли. Авыл кызлары Кәкребаш авылы хакимияте бинасында эшли. Алар буш минутларында шунда ашыга. Бу чорда авыл кызлары 85тән артык маскировка челтәре үреп, сугышчыларга тапшырган. Моннан тыш, осталар шлем өстеннән кияргә 135 чеотәр-башлык һәм 28 маскировка костюмы үргән.

Шулай ук авылда яшәүче Байрак Сәләхетдин улы Гафаров Илдар Фәйз улы белән бергә окоп шәмнәре эшли. 2023 елның декабреннән алар 1500дән артык окоп шәмнәре эшләгән.

Волонтерлар клубы авыл биләмәсендә яшәүчеләрдән кергән акчага барлык кирәкле материалларны сатып ала. Шулай ук халык волонтерлар клубына кирәкле товарлар китерә.

Эшкуар Әбүзәр Мөслим улы материал һәм маскировка челтәрләре сатып алу өчен 30000 сум финанс ярдәме күрсәткән.

Фото: Туймазы районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас