+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 Май 2024, 14:10

Радий Хәбиров “Ространснадзор” җитәкчесе белән очрашты

23 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (“Ространснадзор”) җитәкчесе Виктор Басаргин белән очрашты. Көн тәртибендә - легаль булмаган пассажир ташучылар эшчәнлеген ачыклау һәм чикләү, республика автомобиль трассаларында үлчәү-габарит контроле системасын үстерү, юл хәрәкәте иминлеген арттыру һәм башка актуаль мәсьәләләр.

Радий Хәбиров “Ространснадзор” җитәкчесе белән очраштыРадий Хәбиров “Ространснадзор” җитәкчесе белән очрашты
Радий Хәбиров “Ространснадзор” җитәкчесе белән очрашты

Төбәк җитәкчесе Идел буе федераль округы буенча “Ространснадзор”ның Төбәкара идарәсе белән багланышларның нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

- Идарә коллективы белән берлектә без транспорт тармагының мөһим бурычларын хәл итәбез. Безнең юлларда хәвефсезлекне арттыруда тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Бу эшнең конкрет нәтиҗәләре булу мөһим. Узган ел безнең трассаларда һәлак булучылар санын 390 кешегә кадәр киметүгә ирешелде, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Моннан тыш, легаль булмаган ташучылар белән көрәш буенча да нәтиҗәле эш җайга салынды. Аны, һичшиксез, дәвам итәчәкбез.

Республика Башлыгы үлчәү-габарит контроле системасы эшенә аерым тукталды.

- Гадәттәгечә, йөк ташу күләме зур булган транспортны җитди контрольдә тоту мәсьәләсе аеруча актуаль. Төбәк территориясендә 20 автомат контрольлек итү пункты билгеләнгән. Мондый станцияләр челтәрен үстерү буенча өстәмә чаралар эшлибез, - диде Радий Хәбиров.

Виктор Басаргин очрашуда Башкортстан Башлыгына төбәкнең транспорт инфраструктурасын үстерүгә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.

- Уфа халыкара аэропортында, тулаем алганда, республика башкаласының юл челтәре бик яхшы тәэсир калдырды, - дип билгеләде Виктор Басаргин. - Бүген Уфаның һава капкасы ел саен 5 миллион пассажирны хезмәтләндерә. Шул ук вакытта планнарда - бу күрсәткечне 7 млн кешегә җиткерү. Бу, әлбәттә, иң югары планка. Шуңа күрә бу максатка ирешү өстендә бергәләп эшләү мөһим.

Очрашуның ахырында “Ростратснадзор” җитәкчесе Виктор Басаргин уртак эшкә зур өлеш керткәне өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка ведомство бүләге - "Хезмәттәшлек өчен" медален тапшырды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас