+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 Май 2024, 14:35

Олег Рой: “Мин Башкортстанга гашыйк!”

Өлкәннәр өчен 60тан артык фантастик һәм психологик роман язган танылган автор, сценарист бүген Уфада китап ярминкәсендә иҗади очрашу үткәрде.

Олег Рой: “Мин Башкортстанга гашыйк!”Олег Рой: “Мин Башкортстанга гашыйк!”
Олег Рой: “Мин Башкортстанга гашыйк!”

Очрашу алдыннан ул журналистлар белән аралашып алды.


- 2014 елдан бирле без Донбасска сәфәрләргә чыгабыз, 2022 елның апреленнән хәрби элемтә сызыгында, мин бөтен фронт сызыгында булдым, - дип сөйләде билгеле язучы соңгы арада хәрби операция темасына зур игътибар бүлүен билгеләп. - Мин аралашкан егетләр кайберсе исән дә түгел инде... Госпитальгә эләккән һәм фронтка беркайчан да кайта алмаячак хәрбиләр дә бар... Әмма, ышаныгыз, бөтен җаны белән алар хәрби элемтә сызыгында, иптәшләре белән сөйләшеп тора. Мин Сүриягә очып бардым һәм анда безнең егетләрне күрдем, алар аннан фронтка киттеләр, ә аннары яңадан Сүриягә кайттылар. Хәзер безнең хокукларыбызны һәм Африкадагы халыкларның хокукларын якларга әзерләнүчеләрне күрдем – бу да безнең өчен бик мөһим. Һәм бу башка әдәбият, авырту, кан, газаплар аша яктыртылган әдәбият. Егетләребезнең батырлыклары турында иртәгә түгел, ә хәзер, бу минутта сөйләргә кирәк. Чөнки нәкъ менә шул минутта, сез минем белән аралашканда алар үлемгә каршы тора.

Олег Рой сәхнәгә чыгу белән ярминкәгә килгәнәрнең игътибарын шунда ук үзенә җәлеп итә алды. Юмор да, җылылык та, турыга бәреп әйтелгән дөреслек тә бар аның сөйләвендә. Ул Башкортстанны бик яратуын билгеләде. Чыгышы белән Магнитогорсктан булган язучының балачагы Банное күле янында үткән.


-Мин Башкортстанга гашыйк! – диде ул. – Биредә бик укырга яратучы халык яшәгәнен дә беләм. Кешеләрнең бүген автографлар сорап уратып алуы да бик сөендерде.


Мәртәбәле кунак безнең Уфадагы Салават Юлаев, Миңнегали Шәйморатов һәйкәлләренә соклануын да белдерде, Уфаның елдан-ел матурлана баруын билгеләде.

Автор нәшер ителгән китапларның гомум тиражы буенча беренче унлыктагы лидерлар исемлегенә керә, балалар язучысы буларак та билгеле. Ничек ул барысына да өлгерә соң? Бу сорауга җавап итеп, Олег Рой катлаулы сәфәрләрдән кайткач, зур романнар язган арада балалар өчен иҗат итеп, күңеленә ял оештыруын билгеләде.


-Балалар өчен язу – күңелемнең ял итеп алуы, - диде ул.

Яраткан язучысы турында сорагач, ул Михаил Булгаковны билгеләде.
Очрашу барышында авторның якын күргән темалары, хәрби операция барышы, балалар әдәбияты, китап ярминкәсенең уңышлы яклары һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләшенде.

Автор фотолары.

 

Олег Рой: “Мин Башкортстанга гашыйк!”
Олег Рой: “Мин Башкортстанга гашыйк!”
Олег Рой: “Мин Башкортстанга гашыйк!”
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас