Сибай шәһәрендә “Урал аръягы-2024” VI Бөтенрусия инвестиция сабантуе старт алды. Рәсми ачылу тантанасын Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәрде. Ул сибайлыларга чараны әзерләү эше һәм аларның кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. Министрлар кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, форумда катнашучыларның саны елдан-ел арта, ә фикер алышу мәсьәләләре даирәсе киңәйә бара. Ул Башкортстанның Халыкара икътисади тормышын баета — соңгы 18 көндә генә безнең республикага Үзбәкстанның 7 рәсми делегациясе килде. Инвестсабантуйда 10нан артык якын һәм ерак чит илләрдән делегацияләр катнаша, алар арасында Беларусь, Кытай, Төркия, Иран һәм Үзбәкстан бар.
Тулырак укыгыз: https://pravitelstvorb.ru/news/23984/