Уфада югалган үсмерләр Дамир Әдиһәмов һәм Павел Паличевны эзләүнең 55нче көне тәмамланды. Кичә Уфаның гражданнарны яклау идарәсе һәм Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының коткаручылары йөзү чараларында Агыйдел елгасының 81 чакрым акваториясен һәм яр буе линиясен тикшерде. Кызганыка каршы, үсмерләр буенча әле бернинди яңалык та юк.
Исегезгә төшерәбез, 14 яшьлек Дамир Әдиһәмов һәм 13 яшьлек Павел Паличев 30 мартта Уфада югалдылар. Әти-әниләренә алар Шәфиев урамындагы «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагеры янында йөриячәкләрен әйткән булганнар, әмма балалар өйләренә кайтмады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югалган балаларны эзләү туктатылмаячагын белдерде.