+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 Май 2024, 12:00

Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла

Бүген Уфада “Китап-байрам” Халыкара ярминкәсе кысаларында Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында милли нәшриятлар белән “түгәрәк өстәл” үтте. Башкортстан “Китап” нәшриятының 105 еллыгына багышланган презентация дә оештырылды.  

Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагылаТөбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла
Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла

Чара “Китап”ка багышланган кечкенә фильмны күрсәтү белән башланды. Аннары Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлсем Бикбулатова “Китап-байрам”га багышланган җыр башкарды.
“Башкортстан яшьлеге” биюе дә чарага җыелган күңелен күтәреп җибәрде.
Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев Башкортстан Башлыгының сәламәләү сүзен укып ишеттерде, һәммәсенә нәтиҗәле эш, яхшы кәеф теләде.

“Түгәрәк өстәл”дә берничә төбәктән нәшрият вәкилләре катнашты. Алар арасында юбилейларын билгеләүче нәшриятлар да бар иде. Мәсәлән, Башкортстан, Удмуртия, Татарстан нәшриятлары. Алар сүз алып, тармакта хезмәт салучыларны ихлас сәламләделәр.

Русия Китап нәшер итүчеләр ассоциациясе президенты Константин Чеченев бүген илдәге китап сату эшендәге нечкәлекләр һәм проблемалар турында сөйләде. Ул билгеләвенчә, якындагы ике елда китап кибетләре ябылу тенденциясе дәвам итәчәк. Соңгы вакытта Көнчыгыш әдәбиятына зур сорау күзәтелүен дә әйтте ул.
Константин Васильевич шатлыклы күренешнең дә булуын хәбәр итте: соңгы мәгълүматлар буенча, әле иң күп күп укучылар – 17-24 яшьлек яшь кешеләр. Алар нәрсә укый? Китап нәшер итүчеләр ассоциациясе Президенты билгеләвенчә, яшьләр бүген фантастик һәм өлкәнәю мәсьәләләренә багышланган басмаларны якын күрә. Константин Чеченев бу яшьләрнең берничә елдан җитди әдәбиятка тартыла башлаячакларына ышаныч белдерде.

Әлбәттә, бүген китап нәшер итү һәм сату эшендә проблемалар җитәрлек. Мәсәлән, соңгы дүрт елда китап бәяләре ике тапкыр арткан. Бүген яхшы китапның уртача бәясе – 1000 сум. Константин Васильевич шуңа күп яшьләрнең кибеткә түгел, ә китапханәгә юнәлүен ассызыклады.
Ул кибетләрнең кечкенә нәшриятлар белән бик кызыксынмавын да билгеләде. Чөнки зур нәшриятләр белән эшләү төшемлерәк. Бу уңайдан “Вайлдберриз” һәм “Озон” интернет-кибетләре ярдәм дә итә ала. Башта бик игътибарны җәлеп итмәгән бу маркетплейслар бүген киң колач белән эшли. Мәсәлән, “Озон”да өч миллионнан артык китап тәкъдим ителә.


Китап кибетләре ябылу тенденциясе дәвам иткәндә зур балмаган нәшриятларга нишләргә? Константин Чеченев ике юл тәкъдим итте. Заказчылар табып, турыдан-туры алар белән эшләргә яисә маркетплейсларга мөрәҗәгать итәргә.

Чарада Дагыстан, Удмуртия, Якутия, Чечня, Чувашстан нәшриятлары вәкилләре дә чыгыш ясады. Аларның чыгышларыннан аңлашылганча, әгәр бүген дәүләт төбәкләрдәге нәшриятларга ярдәм итмәсә, алар тиздән бетү куркынычы астында.


-Һәр төбәк чагу, үзенчәлекле, үз мәдәнияте булган тормыш белән яши. Һәм моны бары тик төбәктәге милли нәшрият кына чагылдыра ала, - диде Дагыстан нәшрияты вәкиле.

Автор фотолары.

 

Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла
Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла
Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла
Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла
Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла
Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла
Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла
Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла
Төбәк үзенчәлеге милли нәшриятта чагыла
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас