Шушы көннәрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре уза. Әлбәттә, һәркем өчен якын булган бәйрәм турында социаль челтәрләрдә, киңкүләм мәгълүмат чараларында да хәбәрләр күп булды. Тик, кызганычка каршы, язылган мәкаләләр арасында уйдырмалар да бар иде. Әйтик, "Пруфы" басмасы республика Башлыгы Радий Хәбировның чыгарылыш сыйныф укучысы белән биюе турында дөрес мәгълүмат бирмәде. Бу шунда ук укучылар арасында да шау-шу тудырды. Әлеге ситуациягә турыдан-туры бәйле булган кешеләр соңрак бу хәлгә карата үз фикерләрен белдерде.
Атап әйткәндә, әлеге редакция Милана Әхмәтованы чыгарылыш сыйныф укучысы түгел, ә студент дип белдерә. Һәм бу биюнең ялган булуын әйтә. Арытаба бу кызны социаль челтәрләрдә эзәрлекләүгә, кыз баланың үзеннән, аның якыннарыннан интервью алырга омтылуга китерә.
Милана, чыннан да, Уфа музыка колледжы студенты булып чыкты, әмма бу кызның да күптән түгел чыгарылыш кичәсе булды. Ул 11нче сыйныф программасы буенча чыгарыла. Җомга көнне аның мәктәп программасын тәмамлавына бәйле, "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте.
Март аеннан Милана чыгарылыш кичәсе өчен биюгә әзерләнгән. Ә хәзер БДИ тапшырачак, чөнки ул 11нче сыйныф программасыннан чыгарыла.
Колледжның директоры бу хәлгә шундый аңлатма бирә:
- Безнең колледж - Башкортстан Республикасында уникаль уку учреждениесе. Русиядә мондый колледжлар сигез генә. Биредә республиканың һәм Русия һәм якын өлкәләрдәге талантлы балалар белем ала. Колледжта башлангыч, гомуми урта һәм махсус белем бирелә. Бу - беренче дүрт ел, аннары - бишенче сыйныфтан икенче курска кадәр. Без 11нче сыйныфны тәмамлыйбыз. 5нче сыйныфтан без - колледж. Махсус программа - ФГОС бар. Дипломны без башка колледжлардагы кебек алабыз.
Милана Әхмәтова - чыннан да, безнең колледж укучысы. Алда аны дәүләт имтиханнары көтә.
Милана — бик сөйкемле кыз. Ул - Русия һәм халыкара конкурслар лауреаты. Мацуев җитәкчелегендәге "Яңа исемнәр" һәм Спивак фондлары призеры. Башкортстан Башлыгы стипендиясе иясе. Ятим. Ул республика Башлыгы белән биергә лаек,
- ди урта махсус музыкаль колледж директоры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм сәнгать фәннәре кандидаты Ришат Сәгыйтов.
Бу сүзләрнең дөреслеге башка каналларда да яңгырады:[leech=https://t.me/bashFCK/17]https://t.me/bashFCK/17[/leech][leech=https://t.me/bashgambit/27]https://t.me/bashgambit/27[/leech]
"Пруфы" хәбәрчесе ялганда гаепләп, аның турында шәхси мәгьлүматларны таратып, кызның гомерендәге иң дулкынландыргыч көннәрнең берсен каралтып кына калмыйча, хокук нормаларын һәм медиа-этикет принципларын бозган булып чыга.
Әлеге хәлгә бәйле кызның кәефе кырылган, әлбәттә. Әмма имтиханнарда аңа уңыш елмаер, дип өметләник.
"Журналистларга" башта теманы җентекләп ахыргача аңларга, аннары дөньяга чыгарырга, халыкка җиткерергә кирәк дип телисе генә кала.
Фото: видеодан скриншот.