+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 Май , 17:42

Июнь нинди булачак?

"Гисметео" белгечләре әйтүенчә, июнь аенда кояш һәм явым-төшем күп булачак.

Июнь нинди булачак?
Июнь нинди булачак?
Бигрәк тә беренче декадада яңгырлы көннәр күп булачак. 10-20 һәм 21-30 июньдә явым-төшем тукталачак.

Төнлә иң югары температура +16 градус булачак. Термометр баганасы айның өченче декадасында өскә күтәреләчәк. Июньнең беренче берничә көнендә төнге сәгатьләрдә салкын булачак: һава +11 градуска кадәр җылыначак.

Айның беренче көнендә көндез һава температурасы +23 градуска кадәр күтәреләчәк (Русия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча +24 градуска кадәр). 20 июньнән шундый ук һава торышы булачак.

"Гисметео"да һава торышының шактый тигез фаразы бирелә. Аларның мәгълүматлары буенча, аномаль эсселек һәм кискен салкыннар көтелми, бигрәк тә 2-19 июньдә. Офиста эшләү өчен һава торышы бик яхшы, әмма пляжда ял итү өчен бик уңайлы булмаячак. Көндез һава температурасы +21, +22 градус тәшкил итәчәк. Төнлә +13, +14 градус көтелә.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: