Абдулла Арипов Русия төбәкләре, шул исәптән безнең республика белән хезмәттәшлекнең стратегик әһәмиятен билгеләп үтте.
- Без Башкортстан белән мөнәсәбәтләрне актив үстерәбез. Күптән түгел Үзбәкстан төбәкләре делегациясе сезнең төбәккә килде. Сәфәр барышында бергәләп эшләүнең күп кенә юнәлешләре, шул исәптән “Алга” махсус икътисади зонасы филиалын Ташкент өлкәсе территориясендә оештыру турында фикер алыштылар, - диде Абдулла Арипов. - Без шулай ук мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү яклы.
Радий Хәбиров Үзбәкстан ягына делегацияне кабул итү һәм аңа ярдәм итү өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан Башлыгы шулай ук республикага сәфәре вакытында Үзбәкстан төбәкләре делегацияләренең эш нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
- Соңгы ике елда безнең хезмәттәшлек конкрет карарлар һәм проектлар яссылыгына күчте. Ышанам, якын арада без аларны гамәлгә ашыруга керешәчәкбез. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Күптән түгел Башкортстанда Үзбәкстан төбәкләренең алты делегациясе булды. Очрашу нәтиҗәләре буенча төрле өлкәләрдә берничә килешү әзерлибез инде.
Төбәк җитәкчесе Башкортстан бизнесының Үзбәкстан партнерлары белән хезмәттәшлеккә югары кызыксыну белдерүен әйтте. Шуңа бәйле рәвештә республика делегациясе составына кайбер компанияләр җитәкчеләре дә керде.
- Уртак эш өчен уникаль мөмкинлекләр ачабыз. Үзбәкстанда машина төзелеше, җиңел сәнәгать, газ һәм нефть химиясе нык үскән. Монда безгә уңайлы һәм аңлаешлы законнар, - диде Радий Хәбиров очрашу нәтиҗәләре буенча. - Иң мөһиме, безнең дәүләтләр лидерлары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиев бер-берсенә ышаныч белән карыйлар һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә омтылалар. Хәзерге шартларда бу бик зур әһәмияткә ия.
Сәфәр кысаларында Башкортстан делегациясе берничә эшлекле очрашу уздырачак, шулай ук Русия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы төбәкләре Советының беренче утырышында катнашачак.
Фото: glavarb.ru