+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Май 2024, 11:46

Яшь егетләр авариягә тарыган...

Аларның хәле ничек?

Яшь егетләр авариягә тарыган...Яшь егетләр авариягә тарыган...
Яшь егетләр авариягә тарыган...

25 майда 15.00 сәгать тирәсендә Благовещен-Николаевка-Яблочный автомобиль юлының 19нчы чакрымында 18 яшьлек водитель "ВАЗ-21213" автомобиленә идарә итүне башкара алмаган һәм юл читенә чыгып очкан.

ЮХХДИнең Благовещен бүлеге мәгълүматлары буенча, яшь кешенең водитель таныклыгы юк. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ул төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән. 19 яшьлек пассажирның умыртка баганасы сынган, башка җәрәхәтләр алган. Ул шулай ук дәвалау учреждениесенә китерелгән.

Табиблар тикшергәннән соң, икенче пассажирны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Фото: ЮХХДИ БР

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас