+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 Май 2024, 06:56

Алар һәрвакыт алгы сызыкта!

28 май – Чик буе гаскәрләре көне.

Алар һәрвакыт алгы сызыкта!Алар һәрвакыт алгы сызыкта!
Алар һәрвакыт алгы сызыкта!
Бу көнне яшел фуражкалы ир-егетләр хәрби әләмнәр тотып урамнарга чыга. Русия чигендә хезмәт иткән егетләр хөрмәтенә стелалар ачыла, алар Хәтер һәм Дан, спорт һәм мәдәни чараларда катнаша.

Әлбәттә, аларның һәркайсы төрле тарафларда хезмәт иткән. Чөнки Русия чикләре дистәләгән мең километрга сузылган: алар судан да, коры җир аша да, һавадан да уза. Илебез чикләрен армиянең элитасы булган Чик буе гаскәрләре саклый. Русиядә билгеләп үтелүче Чик сакчылары көне илебезнең һәр гражданында аларга карата ихтирам һәм хөрмәт хисен тагын да ныгыта. 28 майда элекке һәм хәзерге чик сакчылары үзләренең иптәшләрен искә ала һәм Ватаныбыз чикләрен саклап гомерләрен биргән яугирләргә хөрмәт күрсәтә.

1918 елның шушы көнендә яшь Совет Республикасы Хөкүмәте илебез чикләрен саклауны оештыру турында декрет кабул иткән. Ә менә бәйрәм буларак ул беренче тапкыр 1958 елда, Чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән.

Русиянең яңа тарихында исә Чик сакчылары көне ил Президентының 1994 елның 23 маендагы указы белән Чик буе гаскәрләренең тарихи традицияләрен тергезү һәм данлау максатын алга куя.

Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итү җиңел түгел. Нинди һава торышы булуына карамастан, син һәрвакыт чик сагында уяу торырга тиеш. Чик сакчылары өчен төп бурыч – ил чикләренең хәвефсезлеген тәэмин итү һәм Ватаныбыз территориясенә законсыз үтеп керүне булдырмау.

Бүген дә, махсус хәрби операция зонасында да, заманында Чик буе гаскәрМләрендә солдат хезмәтен үткән яугирләребез җаваплы бурычлар башкара. Гамәлдәге частьлар ил хәвефсезлеген бөтен чик буйларында саклый. Бүген алар өстенә гаять зур бурыч салынган – дошманның диверсия төркемнәрен ачыклау һәм юк итү.

Илгиз Исхаков.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас