Ташламалы ипотека бетерелгәннән соң күчемсез милек базарын нәрсә көтә? Бу мәсьәлә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Төзүчеләр төбәк ассоциациясе утырышында төп мәсьәләләрнең берсе булды. Чара "ПСК 6" компанияләр төркеме мәйданчыгында узды.
Хөкүмәт Рәисе илдә гомумдәүләт проектлары системасын яңадан эшләтеп җибәрүгә әзерләнүе турында сөйләде. Мәсәлән, «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында 16 федераль проект формалаша. Алар торак төзелеше, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләрен үз эченә ала. Төп максат — гражданнарның торак шартларын яхшырту.
- Кешеләрне торак белән тәэмин итү ягыннан уңай динамика күзәтелә. Узган ел бу күрсәткеч 28,8 кв.м тәшкил итте, Башкортстанда – 29,63 кв. м, ягъни уртача Русия дәрәҗәсеннән яхшырак. Исегезгә төшерәбез, 2030 елга - 33 «квадрат»ка, ә 2036 елга 38 квадрат метрга чыгарга тиешбез. Продукция линейкасын киңәйтергә кирәк, – диде Андрей Назаров.
Бу хакта тулырак укыгыз: https://pravitelstvorb.ru/news/24055/