+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июнь 2024, 10:25

Уфаның үз макеты булачак

Башкортстан Төзүчеләр ассоциациясе шундый башлангыч белән чыкты.

Уфаның үз макеты булачакУфаның үз макеты булачак
Уфаның үз макеты булачак

Уфада шәһәрнең 450 еллыгына үз макеты барлыкка киләчәк. Проектның инициаторы— Башкортстан Төзүчеләр ассоциациясе.
Макетны әзерләү белән "АЛБИ-групп" компаниясе шөгыльләнә, проектны финанслауны үз өстенә «СтройТЭК» компанияләр төркеме ала.
Бу хакта бүген «ПСК-6» компанияләр төркеме мәйданчыгында узган төбәк Төзүчеләр ассоциациясенең беренче күчмә утырышында игълан ителде.
Макетның үзенчәлеге шәһәрнең булган төзелешен визуаль бәяләргә генә түгел, ә аңа төзелә торган яңа объектларны да өстәргә мөмкинлек бирәчәк.
Сүз, миллионлы зур шәһәрләрдә булган кебек, Уфаның тулы макеты турында бара. Макетның гомум мәйданы 42 квадрат метр тәшкил итәчәк. Барлык күләмле детальләр 3D-модельләштерү һәм 3D-печать технологиясе ярдәмендә ясалачак. Шулай ук санлы программа белән идарә ителә торган кисү җиһазлары эше кулланылачак.
— Макет —Башкортстан Төзүчеләр ассоциациясе проекты. Ул барлык мөһим объектларны: биналарны, торак йортларны, юлларны, яшеллекләрне, паркларны һәм башка элементларны исәпкә алып, шәһәр рельефын җентекләп тергезүне үз эченә алачак. Бу шәһәр халкына шәһәрне яхшырак аңларга гына түгел, архитекторларга да үз проектларын күз алдына китерү өчен кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Транспорт схемасы, җәмәгать транспорты маршрутлары, мәдәни һәм спорт объектлары, бизнес-үзәкләрнең урнашуы — болар барысы да макетта чагылдырылачак, шәһәрне планлаштыру һәм үстерү өчен алыштыргысыз корал булачак, - дип сөйләде БР Төзүчеләр ассоциациясенең башкаручы директоры Адель Сәйфуллина.
Уфа шәһәренең күләмле макетын булдыру — шәһәр үсешендә, аның мәдәни һәм тарихи истәлекле урыннарына игътибар җәлеп итүдә мөһим адым.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас