Башкортстанда җомга көнне, 7 июньдә, яшенле яңгырлар узачак. Бу хакта "Башгидрометүзәк" хәбәр итә. Һава +29 градуска кадәр җылыначак. Көньяктан көчле җил исүе көтелә.
Ял көннәрендә республикада яшенле яңгырлар сакланачак. 8 июньдә һәм 9 июньдә төнлә һава температурасы +17 , көндез +25 градуска кадәр җылыначак. Җил көньяк-көнчыгыш, төньяктан исәчәк.
Фото: mybashkortostan.ru