+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июнь 2024, 13:45

Юлда янә үлем...

Авария нәтиҗәсендә өч бала әтисез калган.

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Иглин районында М-5 трассасында 38 яшьлек шоферның гомере өзелгән. «На земле Салавата» басмасында хәбәр ителгәнчә, һәлак булган кеше Салават районының Яхъя авылында туган. Хатыны белән өч бала тәрбиялиләр.

"Ул яхшы, игелекле кеше, матур ир һәм әти иде. Коточкыч фаҗига аның гомерен иң югары ноктада өзде", — диелә хәбәрдә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, М-5 «Урал» автоюлының 1524нче чакрымында 38 яшьлек шофер «Киа К5» машинасы руле артында "FAW" йөк машинасы белән бәрелешкән. Авариядә җиңел автомобиль водителе алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас